Казан Кремле: «Өлешчә мобилизация буенча бурычлар билгеләнгән вакытта үтәләчәк»

Россия Президентының  илдә мобилизация чаралары үткәрү турындагы указы Татарстанда билгеләнгән вакытта үтәләчәк. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләгән.

«Россия Президентының өлешчә мобилизация турындагы указына килгәндә, республика Президенты тарафыннан документ алынды, барлык хезмәтләргә дә эшне оештыру өчен тиешле йөкләмәләр бирелде. Өлешчә мобилизация буенча республика алдына куелган бурычлар билгеләнгән вакытта үтәләчәк», — диде Лилия Галимова.

Искәртик, бүген иртән Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга имза куйды.

Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш, бу гражданнарның гомуми саныннан 1 проценттан бераз артыграгын тәшкил итә. Чакырылыш этаплы булыр дип көтелә, студентлар һәм «срочник» солдатлар анда эләкми.


Фикер өстәү