Альфред Вәлиев: “Фашизмга каршы көрәш – безнең уртак эшебез һәм изге бурычыбыз”

Россия Президентының өлешчә мобилизация турындагы карары сугышчыларның да, тыныч халыкның да гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк. «Коммунисты России» сәяси партиясе рәисе урынбасары, Казан шәһәр думасы депутаты Альфред Вәлиев әнә шундый фикердә.

“Башкомандущий игълан иткән өлешчә мобилизацияне мин дә, безнең партия оешмасы да уңай бәялибез. Бу – дөрес карар. Ул безнең сугышчыларның да, тыныч халыкның да гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк, Украинада денацификация һәм демилитаризация бурычларын тизрәк һәм нәтиҗәлерәк тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Запастагы офицер буларак әнә шуңа ышанам”, – диде Алфред Вәлиев “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенә.

“Коммунисты России” партиясе вәкиле фикеренчә, бу карарны халык та уңай бәяләячәк. “Дусларым һәм танышларым арасында Россия Президентының бу карарын уңай бәяләмәгән бер генә кеше дә юк. Ә алар арасында хәрбиләр дә, шул ук вакытта армиядә бөтенләй хезмәт итмәүчеләр дә бар. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашу тәҗрибәсе булган кешеләр мондый карарның кирәклеген тагын да яхшырак аңлый. Хәер, гади кешеләр дә вәзгыятьне, илебезне, кеше гомерләрен саклап калу өчен башка юл булмагынан күреп тора. Фашизмга каршы көрәш – безнең уртак эшебез һәм изге бурычыбыз”, – диде ул.


Фикер өстәү