Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Голченко Татарстанга эш сәфәренә килде

Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Голченко эш визиты белән Татарстанга килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко каршы алды.

Татарстанга ике көнлек визиты барышында Беларусь Республикасы делегациясе республикабызның икътисадый һәм инновацион потенциалы белән танышырга, шулай ук «Татарстан-Беларусь» бизнес-форумында катнашырга планлаштыра. Бүген эшлекле программаның төп өлеше – Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендә ике яклы очрашуы, киңәйтелгән составта сөйләшүләр.


Фикер өстәү