Kazan Digital Week форумында Татарстан Президентына TatTVR кушымтасын тәкъдим иттеләр

«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Kazan Digital Week халыкара форумы бара. Форум кысасында 200дән артык компания үзләренең стендлары белән чыгыш ясый. Күргәзмә барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка TatTVR проектын тәкъдим иттеләр.

TatTVR — Татарстанның радио һәм телевидениесенә дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан кушылу өчен мультиплатформалы проект ул. Әлеге проект «Татмедиа» республика агентлыгы һәм Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән тормышка ашырылды.

— Республика телеканаллары һәм радиостанцияләре хәзер дөньяның теләсә кайсы ноктасында эшли ала, TatTVR кушымтасын Android һәм IOS өчен йөкләтергә, шулай у смарт-телевизорларга күчереп алырга мөмкин, диде «Татарстан-24» җитәкчесе Андрей Кузьмин, Рөстәм Миңнехановка проектны тәкъдим иткәндә.


Фикер өстәү