Татарстанда Кама елгасын савыктыру программасы пәйда булырга мөмкин

Иделне савыктыру проектына охшаш булачак ул, дип белдергән экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков. Республика һәм Кама елгасы ярында «утыручы» башка төбәкләр тәкъдим иткән программа федераль дәрәҗәдә хупланган.

Хәзер бердәм проект эшләнелә. «Татарстанда Кама 300 чакрымнан артыграк ераклыкка сузылган, шуңа күрә проект безгә бик кирәк. Ул Россия сулыклары торышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Аңа Идел, Кама һәм Россиянең башка зур елгаларын савыктыру чаралары кертеләчәк», – дигән министр.


Фикер өстәү