Татарстанда гыйнвар – август чорында 12172 йорт файдалануга тапшырылган

Ел башыннан бирле Татарстанда 12 меңнән артыграк торак йорт калкып чыккан. Тәгаенләп әйтсәк, гыйнвар – август чорында барлыгы 12172 йорт файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 2,492 миллион кв. м тәшкил итә. «Татарстанстат» мәгълүматларына караганда, 126 йортны предприятие һәм оешмалар төзегән. Гомуми мәйданы – 743,1 мең «квадрат». Калган 12046сы – шәхси торак йортлар (гомуми мәйданы  – 1 миллион 749,5 мең кв. м).

Торак йортлар төзү буенча Россиянең 10 лидер-төбәге исемлегендә Татарстан бишенче урынга чыккан. Республикадан алда – Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Мәскәү һәм Ленинград өлкәсе. Исемлеккә шулай ук Санкт-Петербург, Башкортстан, Ростов, Төмән һәм Свердловск өлкәләре кергән. Исегезгә төшерәбез: беренче яртыеллыкта Татарстанда барлыгы 1,91 миллион кв. метрдан артыграк мәйданда торак файдалануга тапшырылган. Шуның 594,5 мең «квадраты» – Казанда.

 


Фикер өстәү