Татарстанда ял итәргә теләүчеләр саны арткан

Татарстан быел беренче яртыеллыкта ял итүчеләр саны буенча беренче дистәгә эләгеп, алтынчы урынга чыккан. Бу хакта «Ростуризм» җитәкчесе Зарина Догузова белдергән.

Ил эчендәге туризм буенча лидерлар бишлегенә Мәскәү, Краснодар крае, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Кырым кергән. Икенче бишлеккә, Татарстаннан соң, Свердловск өлкәсе, Башкортстан, Түбән Новгород һәм Ростов өлкәләре керә. Туристлар Алтай, Байкал күле, Карелия һәм Дагыстанны да үз итә.

Сүз уңаеннан, быел беренче яртыеллыкта Россиядә эчке туризм ковидка кадәрге чорга карата 95 процентка «терелгән».

 


Фикер өстәү