Кораллы Көчләрне тулыландыру өчен гади халык кулындагы техниканы алачаклармы?

Өлешчә мобилизация игълан ителгәч гади халык арасында «машиналарны алачаклар икән» дигән сүзләр йөри башлады. Без моңа ачыклык кертәбез.

Кораллы Көчләрне тулыландыру өчен гади халык кулындагы техниканы алачаклармы?

– Шәхси техниканы алмаячаклар. Предприятиеләрдә исә армия ихтыяҗы өчен тапшырылырга мөмкин техника буенча аерым наряд бар. Бу техника да кешеләр кебек үк учетта тора. Аларны махсус карар буенча алалар. Хәзерге вакытта предприятие җитәкчесе үзләрендәге нарядны ачыкларга һәм техниканың төзеклеген тикшерергә тиеш. Кеше машинасын урамда ук алып китәчәкләр дигән хәбәрләр дөреслеккә туры килми.


Фикер өстәү