Комбат Дроздов мобилизацияләнгәннәрнең СВО зонасында нәрсә белән шөгыльләнәчәген аңлатты

ДНР 131 нче полкының беренче удар-штурм батальоны командиры Максим «Индус» Дроздов журналистларның өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операция уздыру зонасына килүче хәрби хезмәткәрләр нинди бурычларны үтәячәге турындагы соравына җавап бирде.

«Алга киткән полкларны алмаштырырга һәм позицияләрне ныгытырга кирәк», — диде ул URA.RU агентлыгына биргән интервьюсында.

Дроздов билгеләп үткәнчә, чакырылган россиялеләр «азат ителгән территорияләрне» контрольдә тоту өчен кирәк.

«Хәзер без алга барабыз, димәк, территорияләрне ныгытырга кирәк», — дип аңлатты комбат.

 


Фикер өстәү