Проектчылар илкүләм берләшмәсе 2022 елгы иң яхшы проект халыкара бәйгесенә заявкалар кабул итү турында белдерә

Проектчылар илкүләм берләшмәсе 2022 елгы иң яхшы проект – НОПРИЗ IX халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү турында белдерә.

Бәйгегә проектлар әзерләүче илебезнең һәм чит илләрнең оешмалары, хосусый эшмәкәрләр, аерым авторлар, шулай ук яшь белгечләр (30 яшьтән узмаган), профильле вузлар студентлары һәм аспирантлар чакырыла.

Бәйге шәһәр төзелеше, проектлау өлкәсендә иң шәп казанышларны күрсәтүгә, инновацион һәм ыргылышлы технологияләрне гамәлгә кертүгә ярдәм итүгә, яшь белгечләргә, студентлар, аспирантларга остазлык институтын үстерүгә юнәлдерелгән.

Бәйге номинацияләре:
1. Торак, иҗтимагый биналар һәм корылмаларның иң яхшы проекты.
2. Сәнәгать максатындагы объектларның иң яхшы проекты.
3. Төзекләндерү объектларының һәм уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проекты.
4. Спорт һәм сәламәтлек саклау объектларының иң яхшы проекты.
5. Шәһәр округы (шәһәр җирлеге. авыл җирлеге) генераль планының иң яхшы проекты.
6. Мәдәни мирас объектын реставрацияләүнең (реконструкцияләү) иң яхшы проекты.
7. Инженерлык тикшеренүләре өлкәсендә иң яхшы проект.
Бәйгедә катнашу өчен заявканы 10 октябрьгә кадәр электрон адреска (konkurs@nopriz.ru) җибәрергә кирәк.


Фикер өстәү