Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Бунаков вафат

Бөгелмә шәһәрендә Бөек Ватан сугышы ветераны, инвалид Василий Бунаков вафат булган. Василий Петрович сугыш елларында Кара диңгез флотында хезмәт иткән. Бу хакта Бөгелмә районы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен ветеран «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. 1950 елда Василий Бунаков Мәскәүдә Совет Армиясе һәм Диңгез флотының утыз еллыгына багышланган парадта катнаша.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә мэры Линар Закиров Василий Петрович гаиләсенең кайгысын уртаклашты. «Безнең районыбыз өчен зур югалту. Быел октябрь аенда аңа 95 яшь тулган булыр иде. Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», – ди ул.

 


Фикер өстәү