Ижау мәктәбенә һөҗүм вакытында үлүчеләрнең гаиләләренә берәр миллион сум ярдәм күрсәтелә

Ижауда 88нче мәктәпкә һөҗүм иткәндә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең гаиләләре Удмуртия бюджетыннан акча алачак.

Һәлак булганнарның гаилә әгъзалары берәр миллион сум акча бирелә, моннан тыш, җеназа оештыруга киткән чыгымнарны түләүдә республика ярдәм итәчәк.

Ижауда фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булган 11 кеше белән хушлашу мәрәсиме булды.

Дүшәмбе көнне Ижауда 88нче номерлы мәктәптә 34 яшьлек Артем Казанцев атыш оештырды. Анда 17 кеше үлде, 25е зыян күрде. Мәрхүмнәрнең 11е – балалар.


Фикер өстәү