Татарстанда ике үсмер урланган машинада коймага килеп бәрелгән

30 май көнне төнлә 15 һәм 17 яшьлек ике үсмер, Әлмәт районы Тукай урамында йөргәндә танышларының әтисе машинасында әйләнеп килергә булган.

Алар, өйгә кереп, машина ачкычын сораусыз алган да ишегалдындагы “Лада Гранта”га утырып киткән. Юлда машина “чыгымчылап”, коймага килеп бәрелгән, дип хәбәр итә “Татар-информ” Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренә таянып.

Үсмерләргә машина урлаган өчен җинаять эше кузгатылган. Суд аларга, бер елга сынау срогы белән, шартлы рәвештә 10 һәм 12 айга ирекләреннән мәхрүм иткән.

Җәза чарасыннан үсмерләрнең икесе дә азат ителгән. Шул ук вакытта 15 яшьлеге, балигълык яшенә җиткәнче, ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениесенә җибәрелгән. Икенче үсмергә карата, зыян күргән як белән татуланышуы нәтиҗәсендә, җинаять эше туктатылган.


Фикер өстәү