Алексей Песошин Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика кешеләрен Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

«Кадерле ветераннар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм.

Илебезнең төп байлыгы һәрвакыт кешеләр булды. Ә традиция нигезендә өлкән буынга хөрмәт ята. Ихлас күңелдән Сезгә фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, ул туган республикабызга илдә социаль-икътисадый үсеш буенча алдынгы урыннарның берсен алырга мөмкинлек бирде.

Сезнең гражданлык батырлыгыгыз һәм Ватанга намуслы хезмәт итүегез киләчәк буыннар өчен ориентир булып тора. Бу хәзер аеруча — безгә каршы кырыс икътисадый һәм мәгълүмати сугыш алып барганда — актуаль булып тора, , аның максаты — гадел максат белән берләшкән россиялеләрнең бердәмлеген җимерү.

Ничек кенә авыр булмасын, сез беркайчан да үз илегезгә ышанычыгызны югалтмадыгыз, киләчәккә өмет һәм оптимизм белән карадыгыз. Без сезнең белән горурланабыз һәм сез биргән югары ватанпәрвәрлек һәм үз идеалларыбызга тугрылык планкасын төшермәскә сүз бирәбез.
Барыгызга да тынычлык һәм иминлек, бәхет һәм озын гомер телим. Сезне һәрвакыт якыннарыгызның мәхәббәте һәм ихтирамы биләп торсын.

 


Фикер өстәү