Рухи һәм матди халәтне кайгырту буенча ПСИХОЛОГ һәм ФИНАНС БЕЛГЕЧЕ киңәшләре

Урман – агачсыз, дөнья нужасыз булмас. Ил-көн вакыйгалары кешелекне кабат тетрәнергә, битараф булмаска мәҗбүр итте. Хисләрне тыя алмауның юньлегә илтмәвен дә онытып җибәрдек бугай. Моның турында белгечләр дә кисәтә. Соңгы вакыйгаларга карап, йөрәк сызлаган вакытта, салкын акылны ничек сакларга? Рухи, физик һәм матди халәтне ничек кайгыртырга? Бу һәм башка сорауларга җавап табарга тырыштык.

Күңел халәте

Практик психолог Зөһрә Кәримова, кешенең яхшыга өметләнүе, таянырлык эчке кыйбласы булган очракта ил-көн кичергән тетрәнүне җиңү җиңелрәк, ди. Белгечтән тынычлану ысуллары, башны караңгы уйлар биләгәндә дә үз-үзеңне кайгырту турында онытмау әһәмияте турында сораштык.

– Сер түгел, сентябрь вакыйгалары күпләргә зур стресс алып килде. Үз-үзеңне ничек кулга алырга соң?

– Беребез өчен дә җиңел вазгыять түгел. Һавада да, урамда да, кибеттә дә, сәүдә үзәкләрендә дә – бөтен җирдә коткы, курку, төшенкелек һәм борчылу җиле исә. Мондый вакытта үз-үзеңне ничек кулга алырга? Минем беренче һәм төп киңәшем шул: рухи яктан тотрыксызрак, гадәти вакытта да бик борчылучан кешеләр газеталарны азрак укысын, телевизорны сүндерсен, көнен социаль челтәрләрдә уздырмасын иде. Болар барысы да аларның эчке халәтләрен тагын да катлауландыра гына. Икенче киңәш – якын кешеләр белән күбрәк булырга, онытылырга, яраткан эш, шөгыльгә вакыт бүләргә. Спорт та булыша. Элеккеге рухи халәтне янәдән кайтарырга тырышырга кирәк.

– Социаль челтәрләр, бер яктан, безгә файдалы мәгълүмат бирә, икенче яктан артыгын борчылырга да дучар итә. Чама хисен ничек сакларга соң?

– Һәркем өчен билгеле бер чик бар. Ул норманы кеше үзе билгели инде. Әйтик, социаль челтәрләрне бөтенләй карамаска киңәш ителгән кешеләр бар. Социаль челтәрләр турында онытып тору өчен үзеңне йорт-җир тирәсендәге эшләргә багышларга була. Гомумән, үз тормышың белән яшәүдән кала башка чара юк. Син тышкы хәлләргә йогынты ясый алмыйсың, әмма бу хәлләр синең эчке халәтеңне җимерергә сәләтле. Йогынты ясап булмагач, ситуацияне җибәрергә кирәк. Организмга бозылган нерв системасы, төшенкелек кирәк түгел!

– Туганнар, дуслар, хезмәттәшләр белән ничек аралашырга? Телдә гел бер сүз бит…

– Сезнең белән уртаклаша торган мәгълүматны иләк аша уздырырга! Теге яисә бу хакта сөйләшү сезгә ошамый яисә бу хакта ишетәсе килми икән, турыдан әйтегез. «Бу хакта соңрак сөйләшик», «Миңа әлегә бу кызык түгел» дияргә мөмкин бит. Күпләрнең андый темаларны күтәрерлек рухи ресурсы да юк. Без барыбер билгесезлектә, ә билгесезлек куркыта. Кешеләрнең төп бурычы – үзләре өчен куркынычсызлык тудыру. «Янымда – якыннарым, мин сәламәт, мин исән-сау», – дип кабатлагыз. Бу – бик зур нигъмәт, бик күпләрдә булмаган байлык!

– Стресс кичергәндә кешенең организмында нинди үзгәрешләр күзәтелә?

– Монда да барысы да кешенең үзенә бәйле. Әйтик, кемдер кача, кемдер коткыга бирелә, «катып кала» дибез, күпләр «Ник? Ни өчен?» дигән сораулар яудыра. Төшенкелеккә чумганнар үз проблемаларын ашап «баса» башлый. Бу организмда кортизол дигән гормон барлыкка килү белән бәйле. Ул үзе белән йокысызлык, өстәмә авырлык алып килә. Хатын-кызлар өчен бигрәк тә кыен. Аларның борчылу хисе көннән-көн арта. Гүзәл затлар куркынычсызлыгын югалтудан бик курка.

Күпләр стресс дип, авызын йөгәнли алмый дидек бит. Мондый очракта суыткычка түгел, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк дип саныйм. Психологка барырга, сәбәбен бергәләп ачыкларга. Канәгатьләнү хисен, тынычлануны ризыктан түгел, башка нәрсәләрдән табарга өйрәнергә. Сер түгел, гадәттә, эшсез ятканда гел ашыйсы килә. Шуңа да үзеңне нинди дә булса шөгыль белән мавыктырып торырга кирәк.  «Минем чынлап та ашыйсым киләме?» дип үзеңә сорау бирергә.

– Төп ихтыяҗлар – ашау-эчү, йокы, физик хәрәкәт турында да онытмау мөһимдер?

– Саф һавада йөрү, ашау, йоклау – болар барысы да безгә көч, энергия, ресурс бирә торган кирәкле ихтыяҗлар. Алар турында онытсак, тормыш итүдән дә туктыйбыз дигән сүз бит. Хәзер килеп туган шартларда яшәргә өйрәнү – барыбызның да бурычы. Хәрәкәт, вакытында йокларга яту, дөрес итеп туклану – үзеңне кайгыртуның бер ысулы.

 Кесә кайгысы

Ил-көндәге үзгәрешләр акча тирәсендә дә шау-шу уята. Кесә ягын кайгыртыр чак. Хәзерге чорда акчаны нишләтергә? Бизнеслы кешеләргә нишләргә? Кеше хәсрәтеннән табыш алучы кырыгалдарлардан ничек сакланырга? Финанс белгече Ләйсән Халикова бу һәм башка сорауларга ачыклык кертте.

Ләйсән Халикова

– Сакларгамы, җыяргамы, тотаргамы – акчаны нишләтергә?

– Актуальлеген югалтмый торган киңәшем: финанс мендәрен булдыру. Ул-бу була калса, безнең кулда запас акча булырга тиеш. Әйтик, гаиләле кешегә яшәр өчен кимендә ярты еллык акча тупларга кирәк. Вазгыять киеренке чорда бу аеруча мөһим. Валютадан күпләр котылырга тырыша. Әмма мин болай итү бик үк дөрес түгел дип саныйм. Диверсификация (акчаны төрле валютада саклау. – Авт.) әле дә мөһим. Мондый киеренке чорда бигрәк тә бер төрле валютага гына салынып яшәргә киңәш ителми. Иң төп киңәш – бөтен булган акчаны банкта сакламагыз. Бер өлеше үзегездә торса яхшы. Йә сейфта, йә башка урында. Ул акчаны теләсә кайсы мизгелдә алырлык булсын.

– Ил икътисадына мобилизация ничек йогынты ясар?

– Барыбыз да аңлый – федераль бюджетның зур өлеше дәүләт оборонасы заказына китәргә мөмкин. Шунысы белән икътисадка тәэсир итәчәк.

– Бизнес вәкилләренә хәзерге катлаулы чорда нишләргә? Аларга да итәк-чабуларын җыярга туры килер инде…

– Аларга да җиңел түгел. Бигрәк тә кече бизнес вәкилләренә, авыл хуҗалыгы тармагындагы мәшгульләргә. Әйтик, заводта 10–20 мең кеше эшли, ди. Шул заводтан 10–20 кеше китсә, әллә ни йогынты ясамаска да мөмкин. Ә инде бизнесның кече субъектларына кыенга туры киләчәк. Аларда хезмәткәрләр саны күп булмаска мөмкин, берничәсе генә хәрби хезмәткә алынса да, сизеләчәк. Эшләргә кеше аз кала. Андый очракта нишлисең инде? Йә читтән кеше эзлисең, йә хатын-кызларга мөрәҗәгать итәсең. Авылларда бу җәһәттән хәлләр кыенрак та. Болай да авылга кайтып эшләргә теләгән кешеләр бихисап түгел иде бит… Бизнес вәкилләренең дә нинди тармакта булуы мөһим бит әле. Кайберләре мондый катлаулы чорда, киресенчә, үсеш алачак, файда китерәчәк. Әйтик, халыкны тукландырырга, ашатырга кирәк. Чит илдән әйберләр керми. Мөмкинлеге булганнар эшен дәвам итәчәк. Бирешмәскә кирәк.

– Ыгы-зыгылы чорда мошенниклар да активлаша бит әле. Аларның корбаны булмас өчен нишләргә?

– Аның корбаны булмас өчен, иң элек паниканы кырыйга куярга кирәк. Вазгыятьне салкын акыл, аек баш белән бәяләргә. Ниндидер мәгълүматка тап буласыз икән, иң элек аның дөреслеген тикшерергә кирәк. Таныш-белешләрдән, юристлардан сорашырга. «Икенче фикер» дигән төшенчә бар. Бу кагыйдәне тормышыбызда куллана башласак иде. Мәсәлән, ниндидер сорау туды, ди. Бу белгеч белән дә сөйләшеп кара, икенчесенекен дә белеш.

Мошенниклар олы яшьтәге апаларга шалтыратып, ир туганнарыгызны мобилизацияләнүдән коткарабыз, дип ялганларга да мөмкин. Моның өчен зур сумма сорыйлар, әлбәттә. Әхлакый яктан караганда да, бу – оятсызлык! Бик түбән гамәл. Болай да киеренке вазгыятьтә, җиңел корбан эзләп, шуннан акча эшләргә… Моны аңлатырлык сүз дә юк. Кеше дә теләсә нәрсәгә әзер инде. Мошенниклар шул йомшак ягыбыздан файдалана. Уяу булырга кирәк.

– Коткыга бирелеп, кирәкмәгән әйберләр сатып алудан тыелып торырга кирәктер?

– Запас акча булдырырга өлгермисең, гел нидер килеп чыга. Шуңа күрә хәзер ихтыяҗ булмаган әйберләр сатып алыр чак түгел. Әлбәттә, запас ризык булдыру ярый. Әмма кибетне басып алу дигән сүз түгел әле бу! Чама хисен югалтмыйча гына. Коткыга бирелеп, еларга кирәкми. Яшәүне дәвам итәргә! Без төшенкелеккә бирелгән саен, начаррак. Негатив белән яшәү җиңел түгел.

P.S. Белгечләр сүзенә өстәмә итеп, шуны әйтәсе килә: иң көчле корал – сүз. Аның ниндиен кулланасыз бит. Бәгырьләрне катырырлык, күңелләрне өшетерлекләрен әйтмик. Дөнья үз күчәренә бер әйләнеп кайткач, сүздән алган яраларны ямаштырырга язмасын. Бер-беребезне саклыйк! Кадерлик! Иң катлаулы чорда да кешене яхшыга өметләнү яшәткән. Янәшәдәгеләргә шул өмет чаткысын бирик.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү