М12 автоюлында йөрүнең бер чакрымлык бәясе 8 сумга күтәрелергә мөмкин

М-12 Мәскәү – Казан автоюлында йөрүнең бер чакрымы өчен бәя 3 сумнан 8 сумга күтәрелергә мөмкин. Бу юл төзелешенең уртача 12%ка кыйммәтләнүе белән бәйле, дип яза «Коммерсанть» басмасы «Автодор» компаниясе мәгълүматларына сылтама белән.

Басма мәгълүматлары буенча, Үзәк боҗра автомобиль юлы буйлап йөргән өчен дә чик тарифны арттырып, бер чакрым бәясен 8 сумга җиткерергә җыеналар. Әлеге тариф йөк машиналары һәм автобусларга да кагылачак.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәү-Казан яңа түләүле трассаның беренче участогын сентябрь башында ачтылар.


Фикер өстәү