6 октябрь, төнге 10нар тирәсендә, Минзәлә районында М7 трассасының 1075 нче чакрымында 21 яшьлек кыз юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
«ВАЗ» машинасы белән идарә итүче кыз каршы як полосага чыгып алдагы машинаны узмакчы була, ләкин өлгерми — DAF йөк машинасына бәрелә. Алган җәрәхәтләрдән, кыз шунда ук вафат була, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы.