Икътисад министры урынбасары республикада иң югары һәм иң түбән хезмәт хакы булган районнарны атады

Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин халык иң югары хезмәт хакы алучы районнарны санап чыкты.

Түрә Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында чыгыш ясады. Ул ни өчен Югары Ослан районында яшәүчеләрдә иң югары хезмәт хакы алуын да аңлатты.

Бу муниципалитет территориясендә IT-технологияләр үстерүче Иннополис шәһәре булуга бәйле. Апас, Чүпрәле һәм Теләче районнарында яшәүчеләр иң аз хезмәт хакы алучылар рәтендә, аларда нигездә авыл хуҗалыгын үстерү белән шөгыльләнәләр. Нәкъ менә бу тармакта республика буенча иң түбән хезмәт хакы теркәлгән.

 


Фикер өстәү