Укытучы сүгенгән укучының авызына сыек сабын тутырган

Краснодар өлкәсендәге мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы укучы авызына сыек сабын салган. Моны ул шаярып, малайны сүгенүдән биздерү өчен эшләгән.

Укытучы коридорда укучы сүгенгәнне ишетеп чыккан һәм тәрбия максатыннан аңа Хемингуэй тормышынннан бер хәлне сөйләгән. Аңа әнисе сүгенгән өчен авызын юдырта торган булганлыгын әйткән һәм 8 сыйныф укучысы белән дә шул ук ысулны кулланып караган.

Телеграмда урнаштырылган видеода укытучы сыйныфташлары алдында малайны муен артыннан тотып, «әтиең өчен, әниең өчен» дип авызына сыек сабын сала. Яшүсмер укытучы кулыннан ычкынып китеп, раковинада авызын юа, ә бу вакытта укытучы авызыннан бик үк «тәртипле» булмаган сүзләр ычкына.

Хәзерге вакытта директор белән рус теле укытучысы «үз теләкләре» белән эштән киткән. Малайның әти-әнисенең мәктәпкә һәм укытучыларга  дәгъвасы юк, алар җинаять эше кузгатмауны сораган.


Фикер өстәү