Казанда ИХО илләренең халыкара фәнни конгрессы узачак

21 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Казанда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең халыкара яшьләр фәнни конгрессы узачак.

Конгрессның максаты — Россия һәм ИХО илләре арасындагы фәнни хезмәттәшлекне киңәйтү. Чара урбанистика, мәгарифтә заманча технологияләр, нефть-газ технологияләре, медицина өлкәсендә заманча тикшеренүләр кебек темаларны колачлаячак.

Конгресста ИХО әгъзалары булган 56 дәүләттән һәм күзәтүче дәүләтләрдән 100 делегат катнашачак. Чара инглиз телендә узачак.

Россиялеләрнең гаризаларын 14 октябрьгә кадәр кабул итәчәкләр. Гризаны әлеге сайтта ( http://kazan.oicyouthcapital.com ) калдырырга кирәк. Катнашучылар составында Нобель премиясе лауреатлары булган халыкара жюри тарафыннан сайланачак.


Фикер өстәү