Россия Генераль прокуроры мобилизациягә повестка тапшырган вакытта нинди хокук бозулар булуы турында сөйләгән

Россия Генераль прокуроры Игорь Краснов мобилизациягә повесткаларны студентлар, картлар һәм инвалидлар алган очраклар турында хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, өлешчә мобилизацияләүнең беренче көннәреннән үк прокуратура мондый хокук бозуларга бәйле җитешсезлекләрне ачыклаган.

Краснов сүзләренчә, чакырылыш пунктларына көндезге бүлек студентлары, тар профильле табиблар, IT-өлкә белгечләре, өлкәннәр һәм инвалидлар чакырылган. Ә кайбер төбәкләрдә оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләре дә повестка алган.

Шуңа бәйле рәвештә Генераль прокурор хәзерге вакытта Россиядә гамәлдәге мобилизация системасын модернизацияләргә кирәк, дип белдерде.

 


Фикер өстәү