Көек бистәсендә микроавтобус тизлек белән йортка килеп бәрелгән

Казанның Көек бистәсендәге «Светлый» торак комплексында микроавтобус тизлек белән йортка килеп бәрелгән һәм тишек хасил булган. Җирле телеграм канал хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәте 12 нче кварталда төнлә булган.

Әлеге хәл биредә яшәүчеләрне битараф калдырмаган.

«Ә сез «Светлый»да ныклы йортлар бар дип уйлаган идегезме әллә? 4 подъездлы йортны бер ай эчендә төзеделәр, нәтиҗәләрне үзегез ясагыз!»,- дип язган бер комментатор.

Икенче берәү: «Ә мине торак зонасы территориясендә кайчанга кадәр «очачаклар»ы кызыксындыра. Ярый җәяүлеләр булмаган», — дигән.


Фикер өстәү