Кариев театрының пермьерасына 16 яшьтән өлкәнрәкләр генә керә алачак

Премьера көннәре 19 һәм 20 октябрьгә билгеләнгән. Бу турыда Кариев театрының яңа спектакленә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Кариев театры тамашачысына Уильям Шекспирның “Ромео һәм Джельетта” әсәрен тәкъдим итәргә әзерләнә. Режиссеры – Башкорт дәүләт академия театры режиссеры Илсур Казакбаев. Хәтерләсәгез, ул Кариев театрында “Озын-озак балачак” спектаклен куйган иде.

Спектакльдә Ромео ролен – Булат Гатауллин, Джульеттаны Рузанна Хәбибуллина һәм студент Алия Фәйзиева башкарачак.

Театрның директоры Луиза Шарова татарча “Ромео һәм Джульетта”ны үсмерләр, өлкән сыйныф укучылары, студентлар яратып карар дип ышана.

Спектакль 19 һәм 20 октябрьдә 18:30 сәгатьтә булачак. Яшь чикләве – 16+


Фикер өстәү