Татарстанда өлешчә мобилизацияләнүчеләрнең балаларына 20 мең сум акча түләнәчәк

Татарстанда мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылучыларның һәр балигъ булмаган баласына бер тапкыр 20 мең сум күләмендә акча биреләчәк.

Әлеге карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Указда социаль ярдәм буенча эшне Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы оештырачагы билгеләп үтелә. Татарстан Хәрби комиссариаты республиканың матди ярдәм үзәгенә хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар исемлеген җибәрергә тиеш.

Социаль ярдәмгә акча Татарстан Министрлар Кабинетының төбәк резерв фондыннан биреләчәк.


Фикер өстәү