«Без авылны сакларга тырышабыз инде…» Исләй халкын нәрсә борчый?    

Чистай районының Исләй авылында халык күпләп терлек асрый, кош-корт тота, умартачылык, бакчачылык белән шөгыльләнә. Тик халыкны авылның бетүе, бергә җыелып, аралаша торган урын – мәдәният йортының бик начар хәлдә булуы борчый.

Исләй авылы – Чистай районының гына түгел, Татарстанның да иң борынгы авылларының берсе. Аның 700 еллап тарихы бар. Бүген биредә 82 хуҗалык исәпләнә. Шуларда 152 кеше теркәлгән, яшәүчеләр тагын да азрак. Кибете, мәктәбе, фермасы юк. Аның каравы матур гына, җыйнак кына мәчете бар. Мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты да бар. Тик бинасы гына бик иске. Без, журналистлар, төрле районнарда күп йөргән кешеләр буларак, мондый бинаны күргәч, бик гаҗәпләндек. Дүрт оешма (җирле үзидарә дә шушы бинада утыра. – Авт.) урнашкан бина 1972 елда төзелгән һәм шуннан бирле бер тапкыр да ремонт күрмәгән. Дөресрәге, аларның һәркайсына берәр бүлмә бүлеп бирелгән. Алар иске, шыксыз гына түгел, без барганда бик нык салкын да иде. Әллә урамда салкын җил, яңгыр сибәләп торганга, бина безгә тагын да шыксызрак булып күренде. «Бу яктан бер начар сүзебез дә юк, – диде авыл халкы. – Башка елларны бик җылы була иде бүлмәләр. Әлеге вакытта котельныйны ремонтлыйлар, казаны искергән иде. Бүлмәләрнең суык булуы шуңа гына бәйле. Киләсе атнада җылы җибәрәчәкләр».

«Без яшәгәндә, авыл яши әле»

Халыкны җыйнап, туплап тора торган бинаның шундый хәлдә булуына гаҗәпләнсәк, халкының тырышлыгына ихластан сокландык. Биредә яшәүче һәр гаилә диярлек күпләп терлек асрый, сөт эшкәртеп сата, кимендә 50шәр баш үрдәк һәм каз, тавык асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Өч фермер рәсми теркәлгән. Шушы зур булмаган авылда 320 мөгезле эре терлек бар. Шуларның 85е – савым сыеры.

– Авылыбыз, башка бик күп авыллар кебек үк, сүнеп бара. Ләкин без булдыра алганча аны бетермәскә, яшәтергә тырышабыз, – дип көн итә биредә халык.

Әйтик, фермер Гөлкәй Нуретдинова ун-унбиш ел элек 15 үгез, 100 баш каз асрый башлаган.

– Тиздән каз өмәләре җитә. 10–15 хатын-кызның кызу эш чоры башлану дигәнне аңлата инде бу. Бер-беребезгә ярдәм итешеп яшибез, хезмәтеннән дә иренмибез, безгә ул – аралашырга бер форсат кына. Кош-корт асрауның табышы бар, әлбәттә. Казның керемен тизрәк аласың, 5 айда өлгерә бит ул. Үгезне исә 1,5 ел асрарга кирәк, – диде ул.

– Бездә һәр йорт хуҗасы күпләп терлек асрый, – дип сүзгә кушылды китапханәче Зөлфия Фәтхетдинова. – 15 баш үгез янында 6шар сыер асрау – безнең халык өчен гадәти күренеш. Сөтне 28 сум 50 тиеннән килеп җыялар. Мин үзем – ялгыз хатын. Шулай да ике сыер савам, казлар, үрдәкләр асрыйм, дүрт бозавым бар.

Тагын бер фермер Кадрия Чернышева яшелчәчелек белән шөгыльләнә. 2019 елда грант отып, кишер, чөгендер, кәбестә үстерә башлаган ул.  Моннан тыш, 30 сутый җиргә виктория җиләге утырткан.

– Мин бухгалтер-икътисадчы идем. Хуҗалык таркалгач, эшсез калдым. Шуннан соң кибеттә эшли башладым, анысын да яптылар. Шулай итеп, авыл хуҗалыгына килдем. Җиләкне үзебез өчен дип кенә утырткан идем, халык сорап килгәч, җиләген дә, үсентеләрен дә саткалыйм. Башка яшелчәләрне табыш алырга дип махсус үстерәм. Акрын гына техникалар да алдым. Табышы юк түгел инде. Төп ярдәмчем – ирем. Җәен теләге булганнарга эш урыннары да тәкъдим итәм, – диде Кадрия ханым.

Тагын бер бик тә тырыш гаиләгә – Дания һәм Рамил Әхмәтҗановларга кердек. Газетабызның киләсе саннарында алар турында тагын язарбыз әле. Алар да күпләп казлар, үрдәкләр, үгезләр үстерә, умарта тоталар, бакчачылык белән шөгыльләнәләр. Дания ханым 43 ел мәктәптә эшләгән. Шуның 38 елы – мәктәп директоры вазыйфасында. Алты ел элек үз авылларындагы мәктәпне башлангычка гына калдыргач, Чистайның 6 нчы мәктәбен җитәкләгән. Быел исә эшеннән туктарга булган.

– Мәктәбебез бик кызганыч. Бинасын бик нык караган идек. Шуның әрәм булып ятуына күңелем әрни. Аның бинасы да, территориясе дә матур. Картлар йорты яки башка социаль учреждение ясасалар, бик яхшы булыр иде югыйсә. Менә шушы мәдәният йортын, китапханәне, авыл советын һәм фельдшер-акушерлык пунктын шунда күчерегез, дип, район башлыгы Дмитрий Иванов янына да кердем. Тик ни сәбәпледер алай эшләмәделәр, – диде Дания Әхмәтҗанова.

Клуб мөдире Гөлнур Фәтхетдинова – өч бала әнисе. Кечкенә кызларына нибары 4 ай гына. Нарасые булуга карамастан, ул инде эшкә дә чыккан.

– Без каенанам һәм каенатам белән яшибез. Күп итеп маллар асрыйбыз. Алты сыерыбыз, унбишләп үгезебез бар. Мин күбрәк балалар карау, тәрбияләү, өйдәге эшләр белән мәшгуль булсам, терлекләр – ирем җаваплылыгында. Шулай ук каенанам белән каенатам да аңа ярдәм итә. Моннан тыш, ир-атлар тракторда эшли. Элегрәк әни сөтне эшкәртеп,  каймак, эремчек ясап сата иде. Кызым тугач, мәшәкать тә артты. Шуңа күрә хәзер сөтне тапшыра гына, – диде ул.

Гөлнур әйтүенчә, авыл кечкенә, яшьләр аз булса да, апалар бик актив.

– Бер бәйрәмне дә калдырмыйча концертлар куябыз. Клубта хатын-кызлар кичен җыелышып, бәйләм бәйлиләр. Октябрьдә бәрәңге бәйрәме уздырдык. Сабантуйлар да узмыйча калганы юк. Түгәрәкләр дә оештырам. Мәктәп укучылары белән дә эшлим. Дөрес, яшьләр дискотекага бик чыкмыйлар. Аларны җәйге ялларда гына үткәрәбез. Нәрсә бар, шуның белән эшлибез инде. Өйдән дискотека өчен ут шарлары да алып килеп куйдым. Менә бинабыз да матур булса икән ул… Котельныйда ремонт булгач, бәлки, безгә дә чират җитәр әле, дип бик ышанам мин, – дип, тыйнак кына елмайды Гөлнур.

Шушы кадәр тырышып көн итүче халыкка игътибар да, ихтирам да зуррак булырга тиеш кебек тоелды безгә.

Өмет  

Авыл советын да күреп чыктык. Ниндидер административ бина дисәң, хәтерең калырлык. Кеп-кечкенә, салкын, ямьсез бүлмәдә башлык Валерий Чернышев белән бергә сәркатибе дә утыра. Җитмәсә, тәрәзәләреннән салкын җил өрә. Шулай да, сер бирмәделәр.

– Утырмаслык түгел үзе, шушында эшлибез инде, – диде сәркатип апа, матур гына елмаеп, кулын җылыткычта җылыта-җылыта.

Валерий Чернышев әйтүенчә, план буенча, бинага быел капиталь ремонт ясалырга тиеш булган. «Тик илдәге хәлләр бу эшне артка чигерде», – диде ул. Хәер, бина быел гына да сафтан чыкмаган. Узган еллар да икътисад өчен авыр булды, ләкин башка районнарда программалар эшләп тора. Мондый бинага беренче чиратта игътибар ителерлек тә бит югыйсә.

– Киләсе елда булмасмы икән, дип көтәбез инде хәзер. Әлеге вакытта котельныйга ремонт ясадылар. Казаны искергән иде. Киләсе атнада газчылар рөхсәт бирсә, эшләтеп җибәрәчәкбез. Бу мәсьәлә үземә дә тынгылык бирми. Матур бинада эшләр идек, әлбәттә, – диде Валерий Чернышев.

Бу бинада, билгеле, ремонт белән генә чикләнеп кала торган түгел. Искесен тулысы белән сүтеп, яңа бина төзергә кирәк.

Әлеге мәсьәлә белән без Чистай районы башлыгы урынбасары Константин Ивановка мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, без бу турыда беләбез. Урынга да берничә тапкыр чыктык, – диде ул. – Быел анда капиталь ремонт булмаячак. Киләсе елга уйлыйбыз, планлаштырабыз. Ләкин илдәге хәлләргә бәйле, төгәл җавап бирү авыр. Бина чыннан да иске, ләкин без яңаны төзи алмыйбыз. Бары тик төзекләндерә генә алабыз. Андый программага керер өчен, авылда яшәүчеләр саны күп булырга тиеш. Шулай ук иске мәктәп бинасына да кертә алмыйбыз, чөнки анда да ремонт кирәк. Һәм ул тагын да кыйммәткәрәк чыгачак. Әйе,  мин сезгә зур вәгъдәләр бирә алам, ләкин алай эшлисем килми. Минем әле шул халык һәм сезнең алда әйткән сүзләрем өчен җавап тотасым бар.

***

Авыл апаларының кайсы белән генә сүз башласак та, аралашуны «колхоз беткәч, таркалгач…» дип сөйли башладылар. Димәк, шул елларда халыкның бер өлеше шәһәргә бәхет эзләп чыгып киткән, икенчесе, менә шулай тырышып, үз көнен үзе кайгырта башлаган.

Шулкадәр булдыклы халкы булып та, авыл ни өчен бетә соң? Җан әрнүе булып чыккан әлеге соравыбызга апалар менә ничек дип җавап бирде:

– Чөнки яшьләр юк диярлек, димәк, авылның киләчәге юк. Андыйлар берничә генә гаилә бар. Күпчелек халык 50 яшьтән өстәнрәк. Без хәзер шулай яшәп өйрәнгән, шунда төпләнгән инде. Булганына риза булып тормыш итәбез. Беркая да бара алмыйбыз, андый теләк тә юк. Авылда күңелебезгә хуш килгән хезмәтне табып яшәргә тырышабыз. Һәм, начар яшибез, дип әйтеп булмый. Кирәк әйберебезне алып, йорт-җирләребезне карап, матурлап, барасы җиребезгә барып торабыз. Без яшәгәндә, авыл яшәячәк әле. Заманалар үзгәреп, берәр эшмәкәр ни дә булса ачып җибәреп, эш урыннары булдырса, авылның киләчәге булырга мөмкин. Күреп торасыз бит, калган халык тырыша-тырмаша, һәркемдә мини-ферма, ләкин ул бары тик үзебез өчен генә. Авылның киләчәге булсын өчен, аны бергә туплаучы учак кирәк. Шуңа күрә мәдәният йортының матур итеп, гөрләп торуын телибез.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү