Россиядә яшәүчеләр яртысыннан артыгы быел Яңа ел чараларын уздырмау яклы

Россиядә яшәүчеләрнең һәр икенчесе (сораштыруда катнашучыларның 52 проценты) быел Яңа ел чараларын уздырмаска кирәк, дигән фикердә.

«Superjob» порталы уздырган сораштыру нәтиҗәләре шул турыда сөйли. Катнашучыларның 29 проценты бу фикер белән килешми, ә 29 проценты җавап бирергә кыенсынган. Шунысы кызык: бәйрәм чараларының кирәк булмавын белдереп, күбесенчә 45 яшьтән өлкәнрәкләр тавыш биргән. 35–44 яшьлекләр арасында бу фикерне кешеләрнең 53 проценты хуплаган.


Фикер өстәү