Балаларга өчәр мең сум акча бирелә

Татарстанда мәшгульлек хезмәтләрендә исәптә торучы эшсезләрнең балигъ булмаган балаларына түләүләр озайтыла. Аларга сентябрь аенда эшсезлек буенча пособиегә өстәмә рәвештә 18 яшькә кадәрге һәр бала өчен өчәр мең сум акча түләнәчәк.

Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы мәгълүматларына караганда, 9 сентябрьгә төбәктә  36705 эшсез исәптә тора. Аларның балалары саны – 60372. Димәк, бу айда балигъ булмаганнарга түләүгә барлыгы 181 миллион 116 мең сум акча тотылачак.

Эшсезләрнең 18 яшькә кадәрге балаларына түләүләрне озайту турында карар Россия Хөкүмәте тарафыннан 9 сентябрьдә кабул ителде. Бу карар илдә эшсезлеккә бәйле хәлләрнең, элеккечә үк, авыр булып калуына бәйле. «9 сентябрьгә республикада мәшгульлек хезмәтләрендә рәсми теркәлгән 78,5 мең кеше исәпләнә. Бу – алдагы хисап чорындагыга караганда 378 кешегә кимрәк.  Эш бирүчеләр игълан иткән вакансияләр саны  – 46 мең. Узган хисап чорында эш бирүчеләр 2755 вакантлы эш урынын тәкъдим иткән иде», – дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Быел Россия Федерациясе Хөкүмәтенең резерв фондыннан Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә («Роструд»), төбәкләргә социаль түләүләргә җибәрү өчен,  35 миллиард сум күләмендә бюджет акчасы бүлеп бирелгән.

 


Фикер өстәү