Җырлый-җырлый автобус йөртүче Ранил Габделганиев: «Автобустагыларның җылы сүзләре йөрәккә май булып ята»

Арча районының Носы авылы егете бер ел элек армиядән кайткач, Казанга килә дә маршрут автобусына кондуктор булып эшкә урнаша. Хәзер инде автобус йөртә башлаган. Йөртә генәме әле! Ул көн саен үзенең пассажирларына яхшы кәеф өләшә.

– Бераз эшләгәч, башыма, нигә әле автобус йөртмәскә, дигән уй килде дә, укырга кердем. Йөртү таныклыгы алгач, башта 77 нче маршрутка эшкә куйдылар, аннан 22 нче автобусны йөртә башладым, – дип сөйли Ранил. –  Мин биш көн эшлим, ике көн ял итәм. Үземә шулай уңайлы. Эшем кайчак иртәнге биштә башланып төнге уникедә дә бетә. Төрлечә була инде. Иртәрәк кайткан көннәр дә бар. Беренче тапкыр Казан эчендә йөри башлаган көнем әле дә исемдә. Җиңел булмады ул. Каушатты да, куркытты да. Син бит башкалар өчен дә җавап бирәсең. Йөри торгач, ияләндем инде. Эшем үземә бик ошый.

Ранил татар җырларын бик ярата. Радиодан берәр матур җыр ишетсә, шуны эзләп табып флешкага күчерәм, ди. Салават, Зинира – Ризат Рамазановлар, Рифат Зарипов җырлары аеруча күңеленә якын икән.

– Сез минем җырлаганны каян белдегез әле? Әйе шул, җырлаштыргалыйм. Элек мәктәп, клуб сәхнәләреннән төшми идем инде. Матур җырлыйсың, дип тә әйтәләр иде. Җырлавым үзем өчен генә минем. Автобустагы кешеләргә дә ошагач, рәхәт инде миңа. Аларның җылы сүзләре йөрәккә май булып ята, – ди Ранил.

Халыкның кәефе ничек? Ранилдән әнә шул хакта да сораштык. Элек кондуктор булып эшләгәндә, төрле кеше белән очрашкан булды, ди ул. Бервакыт салонда буш урыннар бар килеш, тәрәзә янындагы урындык өчен ике хатынның сугышуы хәйран калдырган аны. Шәһәр кешесе бөтенләй башка инде, ди ул.

– Минем әтием дә автобус йөртә. Арчадан авылларга йөри. Әмма бездә кеше бөтенләй икенче. Авыл кешесенең сөйләшүе дә, киенүе дә, үз-үзен тотышы да башка бит инде аның. Шәһәрнекеләр усал. Ачулы. Кайчак мин ул кешеләрне кызганып та куям. Елмаерга да оныталар бит, – ди Ранил.

Егеткә – 22 яшь.  Йөргән кызы да юк әле. Кызлар белән йөрергә вакытым калмый дип шаярта. Атнаның биш көне эштә уза, калган көннәрендә авылга кайта икән. Анда да кызлар эзләп йөреп булмый, ди.

– Авылыбыз кечкенә генә безнең. Өлкәннәр генә калды инде. Әмма авыл йөрәктә инде ул. Исән-сау эшләп, лаеклы ялга чыксам, мин, ике дә уйламыйча, үз нигеземә кайтачакмын, – ди Ранил.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү