«Права»га тузан кунмасын: машина документлары белән йөргәндә нәрсәгә игътибар итәргә?

Ел башыннан бирле Татарстанда 44 меңнән артык машина йөртү таныклыгы бирелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 30 процентка кимрәк. Аның каравы теркәлгән машиналар шул кадәр арткан. Автоинспекция вәкилләре документлар белән йөргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген әйтте.

Быел Татарстанда халыкка дәүләт автоинспекциясе эшчәнлегенә бәйле 246 меңнән артык дәүләт хезмәте күрсәткәннәр.

– Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе биш төрле дәүләт хезмәте күрсәтә. Алар арасында иң киң таралганнары – машина йөртү таныклыгын бирү һәм транспорт чарасын теркәү. Күрсәтелгән дәүләт хезмәтләренең 97 проценты нәкъ менә шуларга туры килә. ЮХИДИнең теркәү-имтихан алу бүлекчәләренә көн саен якынча 1300 кеше мөрәҗәгать итә. Эшне җиңеләйтү өчен халыкка алдан ук Дәүләт хезмәтләре порталы яки телефон аша язылу мөмкинлеге бар. Бүлекчәләргә үзегезгә уңайлы көнне һәм уңайлы вакытта килә аласыз, – дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында республика дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов.

Аның сүзләренә караганда, быел республикада барлыгы 44 мең 976 машина йөртү таныклыгы бирелгән. Шуларның 16 мең 285ен тәүге тапкыр имтихан тапшыручылар алган. Халыкара машина йөртү таныклыгын исә 2 мең чамасы кешегә биргәннәр. Дамир Бикмөхәммәтов искә дә төшерде: ил күләмендәге машина йөртү таныклыгы – ун, халыкара дәрәҗәдәгесе – өч, әмма илкүләм машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакытыннан артмаган чорга бирелә. Ягъни әгәр сез машина йөртү таныклыгын моннан сигез ел элек алгансыз һәм быел халыкара документка гариза тапшыргансыз икән, ул сезгә ике елга гына биреләчәк. Чөнки беренчесен яңарту вакыты килеп җитә.

– Алдагы елның шушы ук чоры белән чагыштырганда машина йөртү таныклыгын алучылар саны 32 процентка кимеде, – ди җитәкче урынбасары. – Таныклыкны алмаштыручылар да азрак. Соңгысы, иң беренче чиратта, Россия Хөкүмәте тарафыннан былтыр гамәлгә кергән карарга бәйле. Билгеле булганча, 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр гамәлдән чыгачак таныклыкларның вакытын өч елга озайттылар. Әмма без документ алмаштыручыларга 2025–2026 нчы еллар җиткәнне көтмәскә киңәш итәбез. Чөнки ул вакытта 2015, 2016 елларда машина йөртү таныклыгы алган кешеләрнең дә чираты җитәчәк.

Татарстан дәүләт автоинспекциясе китергән саннарга караганда, быел республикада 193 меңгә якын транспорт чарасын теркәгәннәр. Узган ел белән чагыштырганда, утыз процентка диярлек күбрәк «тимер ат» исәпкә алынган. Мондый мәшәкать белән йөрүчеләр май – август, октябрь – гыйнвар айларында күбрәк икән.

– Транспорт чарасын, сатып алганнан соң, ун көн эчендә теркәргә кирәк, – дип тә искә төшерде Дамир Бикмөхәммәтов. – Югыйсә административ хокук бозу турында штраф түләргә туры киләчәк. ЮХИДИ инспекторлары юлда мондый машинаны туктатса, беренче очракта – 800, ә әлеге хәл кабатланса, 5 мең сумга кадәр штраф язачак. Өч айга кадәр «права»дан колак кагу куркынычы да бар. Теркәү бүлекчәләрендә дә мондый ваемсыз кешеләргә, мәсәлән, 2 мең сумга кадәр штраф яный.

Рульдә йөрүчеләр җаваплы булырга тиеш, әлбәттә. Бу хакта әле яңа гына Чаллы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Радий Кадиков та әйтте. «Рульдә мигрантлар булырга тиеш түгел, – диде ул җәмәгать транспорты турында сөйләгәндә. –  Сүз дә юк, төзелештә, заводларда эшләсеннәр. Әмма дистәләгән кеше утырган автобуста түгел. Алар бит безгә вакытлыча килүчеләр… Бүген – монда, иртәгә исә  эзләп тә таба алмассың.  Алар телне дә, юллардагы вазгыятьне дә, юлда йөрү кагыйдәләрен дә камил белми».

Ә Казанда исә һәр икенче автобус йөртүчесе диярлек – читтән килүчеләр. Бу уңайдан «ВТ» хәбәрчесе Дамир Бикмөхәммәтовтан аңлатма бирүен сорады.

– Чит илдән килүчеләргә машина йөртү таныклыгы алуның ике генә юлы бар. Беренчедән, кеше таныклыкка инде укыган булса, без ул яшәгән илгә моны раслауны сорап, хат җибәрәбез. Укуы расланса һәм чит ил таныклыгы халыкара конвенциягә туры килсә, мигрантка имтихан тапшырган һәм медицина тикшерүе узганнан соң, укымыйча гына таныклык бирелә. Ә читтә алган «права» конвенциягә туры килмәсә яки ул, гомумән дә булмаса, укырга туры киләчәк, – диде җитәкче урынбасары. – Мондый очракта стажга да карап тормыйбыз. Берсендә утыз ел стажы булган ир-атның имтихан тапшырганын карап тордым. Теорияне бирде, ә практика өлешен – юк. Ни өченме? Чөнки күнекмәләрне югалткан. Көндәлек тормышта көн саен эстакадага менәргә туры килми, әлбәттә. Тик юлга чыкканда белем дә кирәк.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү