Иске «права» белән йөрүчеләргә нәрсә яный?

Татарстанда машина йөртү таныклыгын алучылар саны 30 процентка кимегән. Быелның беренче яртысына алынган мәгълүмат бу. Моның сәбәпләре дә билгеле. Канун нигезендә 2022–2023 елларда гамәлдән чыгарга тиешле «права»ларны куллану вакытын өч елга озайттылар. Шуңа күрә мондый таныклык ияләре аны яңартырга ашыкмый. Тик белгечләр вакытны сузмаска киңәш итә.

Агымдагы елның беренче яртысыннан күренгәнчә, Татарстанда халыкка ЮХИДИ эшчәнлегенә бәйле 246 меңнән артык дәүләт хезмәте күрсәткәннәр.

– Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе биш төрле дәүләт хезмәте күрсәтә. Алар арасында иң киң таралганнары – машина йөртү таныклыгын бирү һәм транспорт чарасын теркәү. Күрсәтелгән дәүләт хезмәтләренең 97 проценты нәкъ менә аларга туры килә. ЮХИДИнең теркәү-имтихан алу бүлекчәләренә көн саен якынча 1300 кеше мөрәҗәгать итә. Эшне җиңеләйтү өчен халыкка алдан ук Дәүләт хезмәтләре порталы яки телефон аша язылу мөмкинлеге бар. Бүлекчәләргә үзегезгә уңайлы көнне һәм уңайлы вакытта килә аласыз, – дип сөйләде матбугат очрашуларының берсендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов.

Ул искә дә төшерде: ил күләмендәге машина йөртү таныклыгы – ун, халыкара дәрәҗәдәгесе – өч, әмма илкүләм машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакытыннан артмаган чорга бирелә. Ягъни әгәр сез машина йөртү таныклыгын моннан сигез ел элек алгансыз һәм быел халыкара документка гариза тапшыргансыз икән, ул сезгә ике елга гына биреләчәк. Чөнки беренчесен яңарту вакыты килеп җитә.

– Алдагы елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, машина йөртү таныклыгын алучылар саны 32 процентка кимеде, – ди җитәкче урынбасары. – Таныклыкны алмаштыручылар да азрак. Соңгысы, иң беренче чиратта, Россия Хөкүмәте тарафыннан былтыр гамәлгә кергән карарга бәйле. Билгеле булганча, 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр гамәлдән чыгачак таныклыкларның вакытын өч елга озайттылар. Бу катлаулы икътисадый вазгыятьтә илдә яшәүчеләргә ярдәм йөзеннән эшләнде. Әмма без документны алмаштыру өчен 2025–2026 еллар җиткәнне көтмәскә киңәш итәбез. Чөнки ул вакытта 2015, 2016 елларда машина йөртү таныклыгы алган кешеләрнең дә чираты җитәчәк.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Фото: www.zr.ru


Фикер өстәү