Владимир Путин Көнбатышның Украина кораллы көчләре һөҗүменнән өмете өзелүен белдергән

“Көнбатышның Украина контрһөҗүменнән өмете өзелүе ап-ачык күренеп тора, чөнки ул бернинди дә нәтиҗә бирмәде”. Россия Президенты Владимир Путин Иминлек Советының даими әгъзалары белән үткәргән киңәшмәдә шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Аның әйтүенчә, янәсе, бер нәрсәгә дә бирешми торган мактаулы Көнбатыш техникасының ничек януын бөтен дөнья күзәтә. Әмма иң мөһиме – үз-үзләрен үтергеч һөҗүмнәре аркасында Украина кораллы көчләре гаять зур югалтуларга дучар булган. Дистәләрчә мең кеше бу, дип басым ясап әйткән Президент.

“Украинада яшәүчеләрдә, нәрсә өчен, кемнең шәхсән мәнфәгатьләре өчен туганнарыбыз һәм якыннарыбыз кырыла соң, дигән законлы сорау торган саен ешрак туа башлады. Акрынлап кына аңга киләләр”, – дип дәвам иткән сүзен дәүләт башлыгы.

Европа җәмәгатьчелегенең аңы да үзгәрә, дип билгеләп үткән ул. Европада яшәүче гади халык та, элита вәкилләре дә Украинага ярдәм итүнең акча һәм көчне бушка исраф итүгә, ахыр килеп, океан арьягындагы глобаль гегемон мәнфәгатьләрен кайгыртуга әйләнеп калуын күрә. Ә аңа Европаны көчсезләндерү һәм Украина конфликтын ничек тә озаккарак сузу отышлы”, – дип билгеләп үткән Владимир Путин.


Фикер өстәү