«Фитнеска да йөриләр, шпагат та төшәләр, җырлыйлар да» Ветераннар төбәк иҗтимагый оешмасына 35 ел тулды

  Республиканың өлкәннәренә сокланып туеп булмый. Алар һәр эштә актив. Яннарында басып кына торсаң да, үзеңдә яшәү көче артканны сизәсең. Төс-кыяфәтләренә карасаң, бер дә үз яшьләрен бирмисең. Өлкәннәр соңгы елларда,  лаеклы ялга чыгу дип түгел, яшьлеккә кайту дип сөйлиләр.

Өлкәннәр ялгыз түгел. Аларны һәр районда, авылларда ветеран оешмалары бергә җыеп тора. Бу хакта Казанның Филармония концертлар залында республика ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы үзенең 35 еллык юбилеен бәйрәм иткәндә сөйләделәр. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә республиканың ветераннар хәрәкәтенә югары бәя бирде.

– Бу оешма республика язмышына, Татарстан һәм Россия халкының иң яхшы традицияләренә битараф булмаган өлкән буын кешеләрен берләштерә, – диде ул. – Шуңа күрә без сезнең эшегезне югары бәялибез һәм сезне күпмилләтле халкыбызның җаны дип саныйбыз. Сезнең хезмәт белән республикабызның куәтле икътисады төзелде, сезнең кулларыгыз аның социаль-икътисади үсешенә нигез салды. Фидакарь хезмәтегез, бәяләп бетергесез тәҗрибәгез һәм республика тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Бүген республикада 900 меңнән артык өлкән кеше яши. Районнарда һәм шәһәрләрдә 55 җирле совет төзелгән, аларда 45 мең активист исәпләнә. Фәрит Мөхәммәтшин дә, соңгы елларда ветераннарның республика советы абруйлы иҗтимагый оешмаларның берсенә әверелде, ди.

– Үсеп килүче буынга рухи-әхлакый кыйммәтләрне, гореф-гадәтләрне, телләрне һәм мәдәниятләрне тапшыруда  ветераннарның роле бәяләп бетергесез.  Бу эштә  бигрәк тә «Балкыш» – «Сияние»  фестиваленең роле зур, ул – 10 ел инде сезнең хәрәкәтнең бренды. Быел  бу фестиваль оешманың 35 еллыгына багышланды һәм үз мәйданчыкларында 25 меңнән артык башкаручыны җыйды, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Сезнең гражданлык позициягез сайлау, аңлату һәм исәп алу кампанияләре вакытында аеруча ачык чагыла. Безнең өчен бу бик мөһим һәм гыйбрәтле. Без сезгә тормыш тәҗрибәсе, зирәк киңәшләрегез, үрнәк эшләрегез өчен рәхмәтле.

Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Сәхнәдә «Балкыш» фестивале лауреатлары чыгыш ясады. Тәбрикләүләр, бүләкләр дә күп иде.  Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да өлкәннәргә һәрчак янәшә булганнары өчен җылы сүзләрен кызганмады.

– Без сездән үрнәк алабыз, – диде ул. – Нинди генә эшкә тотынсак та, сезсез булмый. Хәтерләсәгез, без  ялгыз калган өлкәннәрне авыллар буйлап бергә эзләгән идек. Табып, аларга социаль хезмәткәрләр беркеттек. Бүген инде бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысасында башкарыла. Елдан-ел өлкәннәрнең тормышы яхшыра. Сез безгә бик кирәк. Яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү  дә – сезнең өстә. Озак еллар яшәсәгез иде.

Өлкәннәр заман белән бергә атлый. Кулларында смартфон, интернет киңлекләрендә иркен «йөзәләр». Фитнеска да йөриләр, шпагат та төшәләр, җырлыйлар да.  Кайберләре хәтта «Балкыш» фестиваленә эләгә алмагач,  республика ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков янына килеп, җырлап та күрсәтә икән.

– Өлкәннәрнең тормышы уңай якка үзгәрүгә без шат.  Әле эшлисе эшләр бик күп. Сугыш чоры балалары читтә кала, – диде ул. – Безнең эшчәнлеккә югары бәя биргән өчен җитәкчеләргә рәхмәт!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү