Кремль Россиядә өлешчә мобилизация тәмамлану турындагы сорауга җавап бирде

Россия Президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация тәмамлану турында махсус белдерү ясарга әлегә планлаштырмый. Бу турыда Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.

«Мобилизация биреме үтәлүен төбәкләр үзләре белдерә. Биремне үтәгән төбәкләрдә өлешчә мобилизация процессы төгәлләнгән һәм туктатылган. Президент указына килгәндә, хәзерге вакытта ул юк. Без сезгә хәбәр итәчәкбез», — дигән Песков РИА Новости агентлыгына.

 


Фикер өстәү