Татарстан авылларындагы йортларның бер квадрат метры күпме торуын расладылар

Татарстан авылларындагы йортларның бер квадрат метры күпме торуын расладылар. Бу эш республика районнарына 2023 нче елга субсидияләр күләмен исәпләү өчен башкарыла.

Әлеге субсидия наем шартнамәсе буенча бирелә торган йорт төзегәндә яисә сатып алганда өстәмә финанс ярдәм буларак түләнә.

Шулай итеп, авыл йортының бер квадрат метры 54 мең сумны тәшкил итәчәк.  Тиешле карарны Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.


Фикер өстәү