Инвалидлар декадасы ничек узачагы рассланды

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 1 декабрьдән алып 10 декабрьгә кадәр Татарстанда инвалидлар декадасы узачак. Шушы чор дәвамында республика шәһәр һәм районнары төрле чаралар уздырачак. Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин шушы чараларның планын 7 ноябрьгә кадәр эшләп тапшырып, расларга боерды.

Боерык документыннан күренгәнчә, Татарстанның Мәдәният министрлыгы Инвалидлар җәмгыятен республикадагы мәдәният учреждениеләренә чакыру билетлары белән тәэмин итәргә тиеш була. Шулай ук Татарстанда инвалидлар декадасы кысасында мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, алар өчен каралган спорт объектларын тикшерү һәм спорт чаралары үткәрү, тарихи-мәдәни мирас объектлары буенча экскурсияләр, эш тәкъдим итүчеләр белән очрашу оештыру кебек чаралар көтелә. Моннан тыш, гаилә әгъзалары арасында мөмкинлекләре чикле кеше булган һәм исәптә торучы гаиләләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә тәкъдим ителде.


Фикер өстәү