Быел Татарстанда илкүләм проектларга 18,5 млрд сум акча тотылачак

Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Татарстанда илкүләм проектлар барлыгы сигез юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла. Аларны финанслау өчен 18,5 млрд сум акча бүленгән.

– Әйтик, “Экология” илкүләм проекты кысасында башкарыла торган иң зур эш – Иделне чистарту. Әлеге эшкә быел 3 миллиард сумга якын акча тотылачак. Хәзергә эшнең 63 проценты башкарылды, – дип аңлатты Алексей Фролов.

Искәртеп үтик, Россия Хөкүмәте тарафыннан 13 илкүләм проект расланды. Алар – «Сәламәтлекне саклау», «Мәгариф», «Мәдәният», «Тормыш өчен уңайлы мохит», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Икътисадый үсеш», «Фән», «Кече һәм урта эшкуарлык», «Цифрлы икътисад», «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Магистраль инфраструктураны яңарту һәм киңәйтүнең комплекслы планы».


Фикер өстәү