Шагыйрә Резедә Вәлиеваны соңгы юлга озату вакыты билгеле булды

Күренекле шагыйрә, җырлар авторы Резедә Вәлиева белән хушлашу җомга көнне булачак. Аның кайда җирләнәчәге әлегә билгеле түгел.

«Әни бүген иртән 10.25 сәгатьтә вафат булды. Соңгы арада хәлсезләнгән иде. Әнине бу атнаның җомга көнендә төшкә кадәр җирләргә ниятлибез. Аның белән хушлашу да шул көнне булачак. Хушлашу мәрасимен һәм аны җирләү урынын Татарстанның Язучылар берлеге хәл итә. Башка шәһәрләрдән кайтып җитәсе туганнарыбыз бар, шуңа күрә җомга көнне җирләргә булдык», — дигән «Татар-информ» хәбәрчесенә Резедә Вәлиеваның улы Айрат Хәлилов.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал әйтүенчә, Резедә Вәлиеваны кайсы урында җирләү урыны иртәгә хәл ителәчәк.

  • Резеда Тәфкәлүн кызы Вәлиева 1930 елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучылар гаиләсендә туа.
  • Нәниләр турында язган беренче шигырьләре республика көндәлек матбугатында узган гасырның илленче елларында күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1960–2005 еллар арасында, балалар өчен аның тезмә һәм чәчмә әсәрләре – шигырьләре, поэмалары, җырлары, шигъри әкиятләре, табышмаклары, сәхнә өчен язылан әсәрләре һәм хикәяләре тупланган тагын ике дистәдән артык мөстәкыйль китабы дөнья күрә.
  • Резедә Вәлиева – татар балалар әдәбиятын тәрҗемәләре белән дә баеткан каләм ияләренең берсе. Иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорында, алтмышынчы-җитмешенче елларда, рус яшүсмерләр һәм балалар әдәбиятыннан ул Н.Верзилинның яшел табигать серләре турында фәнни-популяр эчтәлектәге «По следам робинзонов» исемле китабын («Робинзон эзләреннән», 1958, 1975), Н.Поповның тарихи-биографик «Юность Андрея» («Андрейнең яшьлеге», 1960), Л.Смилянскийның «Сашко» (1961), Л.Воронкованың «Старшая сестра» («Дәү апа», 1965) повестьларын, А.Бартоның «Наш праздник» («Безнең бәйрәм», 1972), С.Михалковның «Мы с приятелем» («Дустым белән икебез», 1981) исемле шигъри җыентыкларын татар теленә тәрҗемә итә.
  • 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. 1999 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелә.

 


Фикер өстәү