20 «кара» кредиторның эзенә төшкәннәр

Ел башыннан бирле Татарстанда Үзәк банк тарафыннан 20 «кара» кредитор, ике финанс пирамидасы һәм кыйммәтле кәгазьләр базарының легаль булмаган катнашучысы ачыкланган.

Хәзерге вакытта Россия банкының кисәтү исемлегендә 7 мең компания исәпләнә. Шуларның 60тан артыгы Татарстанда да эшли. Әлеге исемлек көн саен яңартыла.

«Кара» кредиторлар, ягъни легаль булмаган кредиторлар белешмәләрсез һәм кредит алганда кирәкле булган икенче затларсыз гына бурычка акча тәкъдим итә. Алай гына да түгел, алар бурыч түләтүнең хокукларга каршы килә торган ысулларын да куллана. Шуңа да мондый кредиторлардан аеруча сак булырга кирәк.


Фикер өстәү