Суыта: синоптиклар ялларга һава торышын фаразлады

Атна ахырына Татарстанда һава температурасының сизелерлек төшүе көтелә.

Бу турыда Татарстанның Гидрометүзәге хәбәр итә. Әйтик, бүген төнлә һава температурасы +2…–3 градусны тәшкил итәчәк. Синоптиклар фаразларына караганда, томан булуы ихтимал. Шимбә һәм якшәмбе, 22 һәм 23 октябрьдә, Татарстанда явым-төшем көтелми. Төнге сәгатьләрдә температура 0…–7 градусны, көндез +1…+7 градусны тәшкил итәчәк.

Синоптикларның фаразларына караганда, киләсе атна башында Татарстанда явым-төшемнәр көтелә. Температура исә көндезге сәгатьләрдә дә +2…+7 градустан югары күтәрелмәячәк.


Фикер өстәү