«Сез киләсен белсәм, чистартып куйган булыр идем»: йорт хайваннары күршеләр белән татулыкны  бозмыймы?

Шәһәр фатирында эт-мәче, күгәрченнәр генә түгел, әтәч, елан, кырмыскаларга кадәр асраучылар бар. Берәүләр  бу җанварларны күңелсез тормышларына бер ямь өстәү, икенчеләр кечкенә балаларын сөендерү, өченчеләр кызык өчен тота. Анысы – һәркемнең шәхси эше. Йорт хайваннары күршеләр белән  татулыкны  бозмыймы соң? «ВТ» хәбәрчесе хайван сөючеләрдән шул хакта белеште, Казанның Мусин урамындагы йортларның берсендә тугыз мәче асраучы Дания Ибраһимова белән дә очрашып кайтты. Сокланыргамы, әллә гыйбрәт алыргамы аннан?

Кырмыска, елан…

Җан ияләрен бөтен кеше дә дустына әйләндерә алмый, моның өчен ярату кирәк. Әмма бу гына җитми, чисталыкны да сакламыйча булмый. Югыйсә күршеләрдән зар ишетеп торачаксың. Бу яктан Чаллы шәһәрендә яшәүче  Иргалиевларның бер проблемасы да юк. Ник дигәндә, алар кырмыскалар асрый, бу  бөҗәкләр чабышып йөрми, күршегә дә кермиләр.

– Улыбыз Радмирның  кош-кортлар яратуын истә тотып, туган көненә дип биш ел элек әби-бабасы, туганнар әнә шундый ферма  бүләк иткән иде. Хәзер  аңа – 14 яшь, – ди әнисе Венера  Иргалиева.  – Кырмыскаларны тәрбияләү кыен түгел. Улыбыз «өй»ләрен юа, ашарга, эчәргә салып тора. Алар көнбагыш,  ярма, үлән, вак бөҗәкләр белән туклана. Башта ферма бик аз урынны алып  торса, хәзер  кырмыскалар күбәйде, шуңа күрә ояларын зурайттык. Бу урын яхшы итеп ябылган. Кырмыскалар үзләре дә тәртип ярата. Чүпләрне бер урынга җыялар,  йомырканы да аерым  җиргә салалар.

Автокалада яшәүче Дания апа Дәүләтҗанова исә фатирында елан тота. Озынлыгы – 1,5 метрдан артык. Зур пыяла савытта яши икән.

– Беләсезме, ул безгә ни чарадан бичара килеп эләкте. Елан – кызыбызныкы. Айгөл Мәскәүгә яшәргә киткәч алган иде аны. Ул вакытта нибары 18 сантиметр булса, хәзер озын инде. Кызыбыз  өч ел элек  Сахалинга командировкага китте, шунда  безгә кайтарды. Ияләштек инде,  – ди Дания ханым.

Хуҗабикә әйтүенчә, елан куркыныч түгел: кешегә тими, бумый. Ысылдамый, телен генә чыгара. Идәндә шуышып та йөргәли. Махсус пыяла савытта яши. Кунакка килүчеләр: «Юк, тотмыйбыз, суык, юеш бит ул», – диләр икән. Әмма бер тотып карагач, кулларыннан төшермиләр. Бигрәк тә бала-чага уйнарга ярата. Еланның тиресе йомшак, җылы. Әле узган төндә генә тиресен салган булган. Андый вакытта  һәм ашаганнан соң гадәттә кулга алырга тырышмыйлар. Шәһәрдә еланны дәвалаучы мал табиблары юк, шуңа күрә киңәшләрне интернеттан табалар.

Эсседә суда, туңса, таш  астына кереп ята икән. Ашарга күп кирәкми. Өч атнага бер мәртәбә дә тукландыру җитә. «Башта зоокибетттән туңдырылган тычкан ала идек. Хәзер катырылган чебиләр  сатып алабыз. Өч атнага бер генә ашатабыз, 4 чеби йота», – ди Дания апа.

Әтәчегез кайда?

Әниләр бала хакына ниләр генә эшләми. Казанның Җиңү проспектындагы йортта яшәүче Альбина, улының теләген тормышка ашыру өчен, фатирында хәтта әтәч асраган. Дүрт яшьлек улының йомыркадан чеби чыкканын күрәсе килгән. Альбина эшләгән бакчага мини-зоопарк килгәч, хуҗасы  аңа аурукан токымлы кошның зәңгәрсу йомыркаларын биргән. Менә шуннан әтәч чыккан да инде. Тиз арада балаларының дустына әйләнгән ул. «Серый»  дигән кушамат та такканнар. Тик «кикрикүк»  2,5 яшьтә үлеп киткән.  Хәзер дә бик сагыналар  икән аны.

– Җиләккә барганда,  һава сулар дип,  әтәчне дә алган идек. Кайткач, җан тәслим кылды. Эссе сукты, ахры. Аны догалар укып күмдек, – дип сөйләде Альбина. – Бауга тагып,  урамда  йөрттек. Кешеләрдән бервакытта да начар сүз ишетмәдек. Сәгать биштә кычкырып уята иде. Берсендә безнең йортта яшәүчеләр «Ватсап»та: «Нинди әтәч кычкыра ул?» – дип яза. Мин әйтәм, кемдер эт, мәче тота, без  исә балалар хакына дип әтәч алдык. Шуннан соң безнең хәлне аңладылар. Каты кычкырмасын өчен, операция ясатырга  теләгән идек. Тик хирург алдан ук, үләчәк, дип  кисәтте. Бугазына махсус җайланма бәйләгәч, тавышы басылды.

Акыллы булган бу әтәч. Альбина коймак пешергәндә янында көтеп торган. Хуҗабикә аны беренче булып сыйлаган. Эштән кайткач, хәтта  башмакларына кадәр китереп биргән. Соң кайтса, үзенчә ачуланган. Томшыгы белән ишекне ачкан. Күңеленә ошамаганнарны чукырга да күп сорамаган. Күршеләре: «Кайда сезнең әтәч, ул булганда урамда күңелле иде», – дип юксына икән.

Мәчеләргә калган көн…

Казанның Мусин урамындагы бер йортта яшәүче инвалид Дания  апа Ибраһимованы күпләр беләдер. Арбасы тартып,  мәчеләренә  чүплектән – икмәк, сөяк, кибетләрдән искергән башка продукция җыя ул. Аны, ник чүплек актарып йөрисең, дип сүгүчеләр дә, мәчеләрне ашаткан өчен рәхмәт әйтүчеләр дә бар. Элек ул урамдагы этләрне ашатып йөргән. Хәзер мәчеләренең тамагын кайгырта. Пенсиясенең күп өлеше шуңа китә икән. Моны ул савап өчен эшли.

Әбинең яшәү шартларын, өендәге чисталык мәсьәләсен тикшерер өчен бармадык. Аның тормыш фәлсәфәсен, күршеләр белән мөнәсәбәтен беләсе килде. Кешеләргә ишек ачу гадәте дә юк икән. Волонтерларны да, башкасын да кертми. Әйберемне урлап чыгып китәрләр, дип курка. Кешеләрдән туйдым, берсе дә кирәкми, ди. Кире борылырга дип торганда: «Татарча матур сөйләшкәнгә генә кертәм», – дип, ишеген ачты.  Бусагада  аркасына мәче кунаклаган бөкрәйгән карчык күренде. Югыйсә үзенә – 70 кенә яшь.  «Сез киләсен белсәм, чистартып куйган булыр идем», – дип уңайсызлангандай булды Дания апа. Үзе исә сасы исне сизми икән. Тараканы, кандаласы, чебене – барысы да бар. Диварында  обой дигән нәрсә  юк.  Әби шулай яшәргә күнеккән инде.

“Ник шуның кадәр күп мәче асрыйсыз?” дигән сорауга ул:

– Моңа кадәр 22 мәчем бар иде, хәзер  аларның саны – 9. Күптән түгел берсе  бала табып чыгып китте. Урамнан песиләр  җыеп йөрмим. Үземнекеләр балалый. Ата мәчеләрне килеп алучылар да бар. Урамга чыгарып ата алмыйм, гөнаһы  миңа булачак,  – диде. Аннан авыр сулап сүзен дәвам итте. – Туганнарың үлеп бетсә, менә шушы җанварларны асрый башлыйсың икән ул. Алар  минем белән бергә йоклый. Нәрсә әйткәнемне аңлыйлар. Миңа башка әйбер кирәкми. Гаиләдә өч бала идек, хәзер үзем генә калдым. Апамның ике баласын үстердем. Ирем Госман үлде, кызым ятимнәр йортында үсте. Мин түгел, каенана биргән. Кызым хәзер хәлемне  белешеп тора.  Мин бит – гарип. Детдомнан кайткач, I группа инвалидлык кенәгәсен алырга булышты. Аякларым авыртмый үзе, йөрмиләр генә. Хәзерге вакытта кияү янында яшим. Ул кызымның ире түгел, башка туганымныкы. Яшь чакта сәламәтлекне кайгыртмыйсың бит ул, мин дә берьюлы өч урында эшләдем. Башта – хисапчы, аннан урам себерүче… Хәзер инде шушы тормышымнан риза. Күршем юк, ул анда тормый. Гарип булгач, башкалар кызгана,  сасы дип сүз әйтмиләр.

Бу җәһәттән икенче катта  яшәүче Хәсән абый Сибгатуллин белән сөйләштек.

– Безгә кунакка килүчеләр, подъезддан ук, бигрәк сасы дип, борыннарын томалап керәләр. Чүплектән сөяк алып кайта да, шуны пешергәч, исе бөтен җиргә тарала. Күршеләр риза түгел инде. Әле аның тараканнары да бар бит. Әле бет тә бардыр, кем белә? Иске газ плитәсен чыгарган иде, анда миллион таракан күрдем. Без тимер ишек куйдырттык, хәзер керми башладылар. Пычраклыктан чыга бит алар. Аптырагач, берничә тапкыр өен чистартып карадылар, файдасы юк. Барыбер шул эзгә төшеп бетә. Участковыйлар да бернишләтә алмый, закон юк, диләр.  Дания үзе бик белемле,  уен-көлке белән сөйләшә. Эчеп йөрми. Апасының балаларын да үстерде, – ди Хәсән абый.

«Бернишләтеп булмый»

Әлеге йортка җаваплы булган подрядчы оешмага да сугылдык. Анда  мондый  очраклар белән ничек көрәшәләр икән?

– Безнең районга тузган торак программасы буенча күчеп килүчеләр шактый. Хәзер һәркем фатиры өчен үзе җавап бирә.  Халыкның 10–15 проценты – элек баракта яшәүчеләр. Менә шулар элеккеге гадәтләрдән арына алмый. Кемдер иске-москы җыя. Бер бабайның фатирына бөтенләй кереп булмый. Янгын-мазар чыкмагае дип куркып торабыз. Бер әби тизәген тәрәзәдән ыргыта. Авыру кешеләр инде алар. Күпләп эт, мәче, күгәрчен тотучылар да бар. Кайберләре бик чиста яши, кайбер фатирларда ул ис диварларга сеңгән. Әгәр  фатирга таракан ияләшә икән, анда яшәүчеләр үзләре  агуларга тиеш. Без бары чорма, подвалларны гына  эшкәртәбез. Кисәтү  ясыйбыз, тик бармак янап кына булмый бит. Алар  коммуналь түләүне вакытында түләп бара. Хәзер андый кешеләргә социаль яклау бүлегеннән дә килеп йөрмиләр, бик  кызганыч, әлбәттә. Үзләре исән вакытта туганнары күренми, үлгәннән соң күбесенең варислары табыла, – диде Казандагы 42 нче подрядчы оешма директоры Илсөяр Миндубаева.

Белгеч фикере

Гөлнара  Беглова, юрист:

– Россия законнары нигезендә, йорт хайваннары асраганда, хуҗаларына гомуми таләпләрне үтәргә кирәк. Хайваннарның чик саны хуҗаның  ветеринария, шулай ук санитария-эпидемиология кагыйдәләрен һәм нормативларны үтәвен исәпкә алып билгеләнә.

Административ хокук бозулар кодексында җанварларны тоту кагыйдәләрен бозуга бәйле махсус нормалар бар. Мәсәлән, Административ хокук бозулар кодексының 6.3 статьясында, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозган өчен административ җаваплылык, ягъни гражданнарга 100–500 сум күләмендә штраф яисә кисәтү каралган. Кодексының 6.4 статьясы исә торак урыннарны, җәмәгать биналарын файдалануга карата санитар-эпидемиологик таләпләрне бозган өчен  җаваплылыкны билгели. Бу – гражданнарга биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр административ штраф.

Санитар нормаларны бозу, ис чыгу һәм тавыш булу сәбәпле, җәнлекләрне торак урыныннан чыгару турындагы дәгъваны канәгатьләндерү очраклары суд практикасында бар. Аерым очракларда, фатирны хайваннар өчен приютка әйләндергән милекчене, башка торак урыны бирмичә, фатирдан мәҗбүри рәвештә чыгарырга мөмкиннәр.

Җаваплылыкның барлык төрләре хокук бозу характерына һәм әлеге хокук бозу китергән нәтиҗәләргә бәйле.

Сәрия Мифтахова


«Сез киләсен белсәм, чистартып куйган булыр идем»: йорт хайваннары күршеләр белән татулыкны  бозмыймы?” язмасына фикерләр

  1. Хэерле иртэлэр 70 яшь ул эбигэ бер файдасы юк намаз укрга кирэк чисталыкны сакларга кирэк и ботнлэй юк итргэ кирэк авырулар тараталар

Фикер өстәү