Чират торучыларга 10 киңәш

1. Дәүләт оешмасына барырга җыенсагыз, Gosuslugi.ru яки Uslugi.tatarstan.ru порталларына кереп карагыз, бәлки, кирәкле эшне шуннан башкарып буладыр. Монда кирәкле бланкларны табарга, пошлина түләргә дә мөмкин.

2. Кәгазьләрегезне алдан әзерләп куегыз. Кирәк булмас дигән документларны да алыгыз. Еш кына кирәк булып куялар.

3. Запаска чиста кәгазь битләре алыгыз. Кыстыргычлы катыргы планшет та яхшы. Гадәттә, бланк тутыру өстәле буш булмый бит.

4. Ике каләм алып барыгыз. “Кайчан язып бетерә инде бу, ручкасын сорап торыр идем” дип өстегездә тормаслар.

5. Аерым папкада бөтен документның копиясе булу комачауламас.

6. Иң элек чират алыгыз. Шуннан соң кайда һәм нишлисен сорашыгыз. Бәлки, башны тыгып бланк аласыдыр, бүтән кабинетка керәседер, диварда гариза язу үрнәге бардыр.

7. Бланк алганда “мин язганда гел ялгышам” дип, икене сорагыз. Ә бит, һичшиксез, ялгышачаксыз .

8. Кайбер җирдә кызлар бланкны 100-200 сумга тутырып бирә.

9. Балагыз яки лаеклы ялдагы әти-әниегезне дә ияртергә була. Берничә кабинетка керәсе булса, яки документ тутырганда чират сакларлар.

10. Бу көнне кичкә бәйрәм-фәлән планлаштырмагыз. Беренчедән, озын чират торып, бланкларны яңадан күчереп язып, урындагы кешеләрнең уфылдаганын тыңлап, кәефегез тәмам кырылган булыр. Икенчедән, мондый оешмада эшең бетү – үзе бер бәйрәм!


Фикер өстәү