Рөстәм Асаев: Чакыруны чакырдылар мине, әмма план тулган дип кире кайтарып җибәрделәр

Армиядә хезмәт иткән егетләр элек-электән дәрәҗәле булган. Әмма соңгы елларда фикерләр үзгәрде. Армия сафларында хезмәт итү дә 1 елга калды. Якын киләчәктә түрәләр армия хезмәтен 2 ел итәргә уйлап торалар икән. Кирәкме бу?

Рөстәм Асаев, Татарстанның халык артисты:

– Мин үзем хезмәт итә алмыйча калдым. Чакыруны чакырдылар мине, әмма кеше җитәрлек, план тулган дип кире кайтарып җибәрделәр. Бераз гына армия хәлләре белән танышып өлгердем. 2 ел хезмәт итү кирәк дип саныйм. 1 ел ул адаптация үтеп кенә узып китә. Солдат башта үзе өйрәнергә, аннары икенче елын башкаларны өйрәтергә тиеш дип саныйм. Аннары заман белән бергә хәрби техникалар да үзгәрә. Аларны да өйрәнү өчен 1 ел аздыр, минемчә.

Гөлгенә Шиһапова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Рөстәм Асаев: Чакыруны чакырдылар мине, әмма план тулган дип кире кайтарып җибәрделәр” язмасына фикерләр

  1. Экият сойлэп утырмасын план тулган диеп армиядэн беркемнедэ борып кайтармадылар.Барсын ике елга доброволец булып узе эле сон тугел.

Фикер өстәү