«Столице С» порталы ачыкланганча, шау-шу тудырган һәм үзенең җансызлыгы белән куркыта торган җинаять 31 май көнне Краснослободск районында булган. Һәм аның «төп герое» район үзәгендә яшәүче 36 яшьлек ир-ат була. Тикшерү комитеты ачыклаганча, исерек ата кызын мәсхәрәләгән. Берничә көннән соң гына укучы кыз булган хәл турында туганына сөйләгән. Атаны шунда ук тоткарлыйлар.
Җирле райсуд ир-атны кылынган сексуаль характердагы көчләү гамәлләрендә гаепле дип таныды, аны 15 елга колониягә җибәрде.