Татарстанга яшьләр сәясәтен үстерү өчен үзәктән 136,5 миллион сум җибәреләчәк

Татарстанга яшьләр сәясәтен үстерү өчен үзәктән 136,5 миллион сум җибәреләчәк. “Росмолодежь”, төбәкләрдә яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасын эшләп, аны тормышка ашыруга керешкән.

Барлыгы 42 төбәккә субсидия биреләчәк. Алар “Регион для молодых” бәйгесе (51 төбәк катнашкан) йомгаклары буенча сайлап алынган. Бәйге комиссиясенә хакимият органнары, бизнес вәкилләре, коммерциясез оешмалар җитәкчеләре кергән.

Яшьләр сәясәтен үстерүгә акча алачак төбәкләр арасында күрше республикалар – Башкортстан (227,8 миллион), Удмуртия (153 миллион), Түбән Новгород өлкәсе (256,7 миллион), Мари Иле (122,2 миллион), Мордовия (112 миллион) һ.б. бар.

Җиңүчеләр үзләре откан акчаны  киләсе ел дәвамында тиешенчә тотып, яшьләр сәясәтен яңа биеклеккә чыгарырга тиеш.

 


Фикер өстәү