Озын гомерле кешеләргә акчалата бүләк бирәчәкләр

Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская белдергәнчә, Россиядә озын гомерле кешеләр туган көннәренә дәүләттән акчалата бүләк алачак. Бу хакта “Прайм” яза.

Әмма кайбер төбәкләрдә яшәүчеләр генә аңа өметләнә ала. Лебединская әйтүенчә, Мәскәүдә 90 яшькә җитүчеләргә – 28 692 сум, 101 һәм аннан күбрәк яшьлекләргә – 17 216 сум биреләчәк.
Санкт-Петербургта 90 яшьлекләргә – 15әр мең, 95 яшьлекләргә – 20шәр мең сум каралган. 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтүчеләр 25әр мең сум алачак. Белгеч әйтүенчә, авыл хуҗалыгында 30 елдан артыграк эшләүчеләргә дә түләү каралган.

Доцент сүзләренә караганда, бер мең кешегә туры килгән озак яшәүчеләр күрсәткече буенча беренче урынны Бөекбритания били. Икенче урында – Япония. Үзбәкстан – өченче. Россия әлеге рейтингта 17 нче урында тора. Белгеч фикеренчә, әйбәт нәтиҗә бу.


Фикер өстәү