“Солдатка – җылы олтырак” акциясе башланды

Татарстан Журналистлар берлегендә республикадан мобилизацияләнүчеләргә җылы олтыраклар җыю буенча “Солдатка – җылы олтырак” акциясе башланган.

Кышкы чорда солдатлар өчен бик кирәкле әйберне җыю пункты Журналист йортында (адресы: Казан ш., Декабристлар ур., 179) ачылган.

Олтыракларны 7 ноябрьгә кадәр 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә тапшырырга мөмкин. Кабул итү пункты, төшке ашка тәнәфес ясамыйча, ял көннәрендә дә эшли.

Шулай итеп, акциядә катнашучыларның һәммәсе Журналист йортына 42-44 үлчәмендәге бер яки берничә пар киез олтырак алып килергә мөмкин. Акцияне оештыручылар ике атна эчендә меңнәрчә пар җылы олтырак җыеп, аларны хәрби хезмәткәрләргә озатуны планлаштырыла.

Акциягә иң элек журналистларның Ветераннар советы әгъзалары, журналистлар хәрәкәте активистлары, яшьләр кушылган.


Фикер өстәү