Марат Кәбиров бер авырту тарихы турында: «Бер мизгелгә фани дөньядан бөтенләй чыгып киткәнмен»

Бер мәлне урамда егылдым. Болай дисәң, дөрес аңламыйлар да әле ул. Бооксчыларны рингта күргәнегез булса, күз алдына китерә аласыздыр инде. Вәт менә боксчы күтәренке кәеф белән сикергәләп тора. Көндәшенә берне җиңелчә генә кундырып ала да шул шатлыктан тагын сикергәли башлый һәм шунда кинәт… Көндәшенең йодрыгына тап була һәм… Чайкалып китә… Билгесезлеккә оча башлый… Инде егылдым гына дигәндә тезләренә кунакларлык көч таба… Шул көенчә һушын җыя алмыйча беркадәр аңгыраеп тора. Күз алдына китерә аласыз инде?

Мин дә шулай күтәренке кәеф белән, сикергәләп дигәндәй, урам буйлап китеп бара идем, авыру дигән нәрсәнең күзгә күренмәс кулы китереп тондырды. Мин чайкалып киттем. Ныграк чайкалганмын бугай, бер мизгелгә фани дөньядан бөтенләй чыгып киткәнмен. Тик бер генә мизгелгә. Икенчесендә үземне кулга алып, асфальтка тотынып калдым. Торып бастым. Берәрсе карап торса дип, «на всякий случай» елмайган булдым – кайгыра икән дип уйламасын. Елмаю бик фәкыйрь килеп чыкты. Сәбәбен соңыннан гына аңладым – эчтәге әрнү давылы ирек бирмәгән икән. Атлаган саен нәрсәдер өзелгән сыман, нәрсәдер җиргә тарта, ниндидер утлы нәрсә… Кыскасы, эш хөрт инде…

Көч-хәл белән тукталышка килеп җиттем. Будкага сөялеп, телефонны тартып чыгардым. Ашыгыч ярдәм чакырырга исәп, болай итеп эләктереп алгач, тиз генә туктамый инде. Ләкин Ходайның ачы каһәре төшкән вакытка юлыктым – телефонның зарядкасы беткән иде.

Ипләп кенә татарча сөйләшеп торган ике кыз янына килдем. Тик авыз ачарга насыйп булмады, болар мине күрү белән чыркылдап икенче якка качтылар. Йөргәнмен икән гомеремне заяга уздырып, кызлар куркытучы булып эшләсәм, әллә кайчан миллионер булыр идем. Шуннан бер абзый янына… Моның колагы ишетми булып чыкты, ә көчлерәк итеп кычкырырга минем хәл юк иде. Тагын бер-ике кеше янына бармакчы булган идем, болар минем шунда юнәлгәнне күрү белән я йомылдылар, я читкәрәк атлап киттеләр. Ахыр чиктә, бер хатын кача алмый калды һәм «скорый» чакырды. Ләкин «скорый» килмәде, я берәр җирдә бөкегә эләккәндер, я тәгәрмәче тишелгәндер – дөнья мәшәкате аларны гына урап узмый ич инде.

Ахыр чиктә мин автобуска кереп бастым. Кеше күп иде. «Без, татарлар, фәлән миллион!» яки «Безнең шәһәрдә фәлән хәтле кеше яши!»  дип мактану гына рәхәт. Автобуста халыкның күплеге артык зур ләззәт бирми. Һәм иң кызыгы – кеше күп җирдә гел хәлсез адәмне кысалар. Чирле кеше хәлсез була. Автобустан төшкәндә бер җир дә авыртмый иде инде, мин авырта идем – авыртуның үзе сыман идем.

«Менә моннан турыга гына чыксаң… Якынрак… Машина да күренми…» – дип берничә адым атлауга, тәртип сакчылары килеп чыкты. Болар үзләренә кирәгеннән башканы ишетмәделәр дә бугай. Ашык-пошык кына протокол тутырдылар да бүтән җинаятьчене эзләп киттеләр.

Кайтырга озак кына иде. Юл уңаенда бер поликлиника очрап, шунда кердем. Ләкин анда беркемне дә кабул итмиләр икән. Башта теркәлергә, шуннан электрон буенча язылып куярга кирәк. Ләкин аның бер файдасы да булмады түгел, аптекага кереп дару алдым. Һәм регистрациядәге кыз бик газаплануымны күреп «ашыгыч ярдәм» чакырды.

Менә шуның килгәнен көтеп утырам әле. Авырту басыла башлады. Шуңа сөенеп, уйланып утырам. Әгәр шундук хастаханәгә докторлар кулына барып эләксәң, ул чирне әллә нинди яхшы дарулар белән сыйласаң – мәңге китә белмәс иде әле, әбисенә кунакка килгән сыман ятар иде шунда. Ә болай, якты чырай күрсәтүче булмагач, берничә сәгатьтән үк табанын күтәрде. «Ил өстендә чыпчык үлми» дигән әйтем дөрес инде, бер карасаң.

Вәт менә илем, халкым, кешеләрем өчен горурланып утырам. Бергә булсак, әле без әллә нинди авыруларның күрмәгәнен күрсәтеп куып җибәрә алырбыз…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү