Һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә. Юлларда сак булыгыз!

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы бозыла. Гидрометеоүзәк фаразына караганда, шимбә – 29 октябрьдә төньяк циклон яңгыр, юеш кар алып киләчәк.

Һава температурасы асылда үзгәрми: көндез 0…+5 булса, төнлә –4…+1 градус. Якшәмбе – 30 октябрьдә бөтен республика күләмендә һава торышы начараю көтелә. Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +2…+7 градус, төнлә –2…+3 градус күрсәтәчәк. Киләсе атна башында җепшек кар явасын, юлларда бозлавык буласын фаразлыйлар. Һава температурасы –1…+4 градус чикләрендә тирбәләчәк.

ЮХИДИ машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.


Фикер өстәү