Капка төбенә кадәр бушлай, аннан соң акча түлисе

Республикада газлаштыру дәвам итә. Бүгенге көндә Татарстанда газ кертү өчен 29 мең 43 кешедән гариза алынган. Шуларның 13 мең 747е белән килешү төзелгән инде. 8 мең 752сенең капка төбенә кадәр газ кергән.

Республиканың Арча, Чирмешән, Түбән Кама, Питрәч, Бөгелмә, Спас, Баулы, Аксубай, Минзәлә, Алабуга, Тәтеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Азнакай, Әгерҗе районнарында газ кертү эшләре әле дә аксый икән. Ә менә Кукмара, Буа, Апас, Балтач, Чүпрәле, Яңа Чишмә районнары актив эшли. Аларда инде газлаштыру эшләренең яртысыннан артыгы тәмамланып килә. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников сөйләде.

– Газ кертүнең үз тәртибе бар. Аны кертү өчен йорт хуҗасы мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гаризалар санын карагач та, килешү төзелгәннәре белән аерма зур. Ни өчен калганнары кире борылган яки әле алар белән уртак тел таба алмаганнары билгесез. Мөгаен, йә документлары тәртиптә түгелдер, – ди Дмитрий Сапожников. –  Газ капка төбенә кадәр генә бушлай кертелә. Өйгә тоташтыру өчен үзегезгә акча түләргә туры киләчәк. Аның суммасы төрле кешедә төрлечә булырга мөмкин. Бар да кирәкле җиһазлар бәясеннән тора. Алар арасында иң кыйммәте булып газ казаны тора.

Дмитрий Сапожников капка төбенә килгән газны йортка керткәндә проблемалар  килеп туа, ди. Баксаң, йортка газ китерү әле ул, йортларда зәңгәр ягулык кабына дигән сүз түгел икән. Кешеләр дәүләт ярдәм иткәндә капка төбенә газ китертә. Өйгә тоташтырырга ашыкмый. Әлбәттә, бу берәүгә дә файдага түгел. Газ оешмасы да, тарифлар комитеты да халыкның газдан файдаланмавына зарлана. Нишләргә соң? Газлаштыру программасы эченә өйгә кадәр кертүне дә планлаштырыргамы? Алай дисәк, капка төбеннән соң акча түлисе. Ә ул сумма аерыла. Кемнәрдер  ул 70 меңгә, кайберәүләргә 180 мең сумга да төшәргә мөмкин. Әнә шул шалт итеп чыгарып бирергә акча булмау, кешене сабыр иттерә. Әле бит дәүләт аз керемле, авыр хәлдә яшәүче, һәм башка төр категория кешеләргә бирә торган субсидия акчасын алыр өчен дә, башта тиешле сумманы түлисе, аннан соң компенсация кайтканын көтәсе бар. Газны борып ашарга пешерү, өй җылыту гына җиңел. Тоташтыру эшләре дә, җиһазлар табу да   шактый мәшәкатьләр тудыра. Белгечләр моннан чыгу юлларын эзлибез дип ышандыра. Якын киләчәктә Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты  белән “ГазпромтрансгазКазан” оешмасы бергәләп  сөйләшергә җыена. Капка төбенә газ килгәннәрнең өйләре җылы булу хуҗадан тора. Аның матди хәлендә бар хикмәт. Газны өйгә кадәр кертеп бирүче подрядчы оешмалар да акча эшләп калу ягын карый икән. Моның да бер тәртибен булдыру кирәк. Бу хакта да уйлап бетерәчәкләр.

Газ тоташтыру өчен гаризаны ничек тапшырырга соң? Аны дәүләт хезмәтләре порталы аша, кәгазьдә тутырып, горгаз, райгаз оешмаларына тапшырырга да була. Гаризада паспорт, СНИЛС мәгълүматларын, телефон номерын күрсәтергә, йортка һәм җир кишәрлегенә хокук билгели торган документларның күчермәсен кушымта итеп бирергә кирәк. Кертү вакытын газ оешмасы билгели. Ул кемнәргәдер тизрәк тә булачак. Иң мөһиме – сез яшәгән җирдә газ кертү өчен мөмкинлекләр булу шарт. Төгәллерәк мәгълүматны 8 800 201 04 04 телефоны аша белешергә мөмкин.

Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү