Быел ЕГРНга республикада яшәү өчен яраксыз дип танылган 2 меңгә якын объект турында мәгълүматлар кертелгән

Быел күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) республикада яшәү өчен яраксыз дип, яки реконструкцияләнергә, сүтелергә тиеш дип танылган 2 меңгә якын объект турында мәгълүматлар кертелгән.

Росреестрның Татарстан идарәсе мәгълүматларына караганда, барлыгы 358 күпфатирлы йортның авария хәлендә булуы билгеләнгән. Бу мәгълүматлар ЕГРНга дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары карары нигезендә кертелә.

Идарә башлыгы урынбасары Лилия Борһанова аңлатып үткәнчә, хәзер күчемсез милекнең торышы ЕГРН документыннан өземтәдә чагылдырыла. Моңа кадәр мондый мәгълүматны җирле үзидарә органнарыннан гына алырга мөмкин иде.


Фикер өстәү